Берничә ай элек мин үземә яңа шөгыль таптым. Youtube та Британия парламенты каналында һәр чәршәмбе чыга торган Prime Minister’s Questions сессияләренең видеоларын карыйм. Хәзер инде мин инглиз премьер-министрының оппозиция лидеры белән бәхәсләшүен, әйтерсең лә яраткан сериалның дәвамын, зарыгып көтеп алам. Бу мәкаләдә мин парламентның түбән палатасы – House of Commons турында бер-ике фикеремне җиткерергә телим. Бөекбритания һәм Төньяк Ирландиянең Берләшкән Патшалыгының Парламенты – дөньяда иң борынгы канун чыгару оешмаларының берсе. Күп кенә илләрнең легистлатуралары (закон чыгару органнары) шушы борынгы парламент үрнәгендә оештырылган. Парламентның ике пулаты бар. Түбән пулат «Мәхәлләләр йорты» дип атала. Монда сайлау бүлгеләреннән сайланган «парламент әгъзалары», ягъни MP’лар (Members of Parliament) утыра. Югары пулат «Лордлар йорты», ә тулысы белән әйтсәк, «Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия Берләшкән Патшалыгының Парламентта җыелган рухи вә дөньяви лордлары» дип атала. Озын-озак исе