География укытучысы табибка килә. – Кай җирегез авырта? – дип сорый тегесе. – Аягым. – Кайсы төштән? – Балтырдан төньякка таба... Кибеттә бер ханым күлмәк сайлый: – Тукымасы миңа бик ошый, тик менә төшерелгән бизәге генә әллә нинди. – Юкка борчылмагыз, бизәкләре беренче юууда ук юкка чыга аның. – Бу 115 нче фатирмы? – Әйе. – Чыршыга сез заказ бирдегезме? – Сез нәрсә? Февраль уртасында нинди чыршы, ди ул?! Чыршы күтәреп килгән мужик, иптәшенә борылып: – Әйттем мин сиңа ашыкмыйк дип! Яңа елга кадәр әле 10 ай бар!!! – Син беләсеңме әле, көзгене Эйнштейн уйлап тапкан бит! – Эйнштейн?! Нәрсәгә аңа көзге, ул бит физик! – Хатыны аңа уйлап табарга комачауламасын өчен! Капка төбендә утыручы бабай янына кәгазьләр күтәргән бер егет килеп баса. – Нәрсә, балакай, пенсия алып килдеңме әллә? – Юк, мин санаучы. – Анысы ничек була тагын? – Без, бабай, илдә күпме кеше яшәвен ачыкларга телибез. – И-и, балакай, вакытыңны юкка әрәм итмә, бу мәсьәләдә мин сиңа берничек тә булыша алмыйм. Әгәр сез әле һам