Найти тему
ҖАЙДАК

АНЫҢ СУЫ ПАТША КЫЗЫН ДА ТЕРЕЛТКӘН

Сездә ничектер, ә мине кечкенә чагымда әбием мунчада иң элек аяктан чаба башлый иде. Биссмиллаларын әйтә-әйтә, сихәт тели-тели аяк табанын төгәл 41 тапкыр чаба иде. "Алтыдагы алтмышка", диләр бит. Шул чактан бирле гел әби өйрәткәнчә эшлим. Мунчада чабынганда иң әүвәл аяк табаннарымнан башлыйм. Үсеп буйга җитеп, күп еллар үткәч кенә әбиемнең ник шулай эшләгәнен аңладым. «Дошман сүзе аста калсын», дип юравы булган аның. Аннан соң табиблар картлык аяктан башлана, ди бит. Табанны болай чапкалау организмның картаюына каршы бер ысул булган күрәсең. Әби-бабаларыбыз һәр эшнең тәртибен белеп башкарган инде.

Әйе, һәр нәрсәнең үз җае бар. Шул исәптән мунча себеркесе әзерләүнең дә. Безнең якларда аны шулай "себерке" дип атыйлар. Татарстанның төрле районнарында миннек, тиннек, пиннек, миллек, минек дип тә йөртәләр. Күпләр мунча себеркесен гадәттә 12 июльгә, ягъни Питрауга кадәр әзерләп бетерергә киңәш итә. “Питрау үтте – җәй бетте, Питраудан соң кошлар да сайрамый”, диләр халыкта. Хәер, бу сүзләр бик үк дөреслеккә туры килеп бетми икән. Районнарның урнашуы төрлечә бит. Кайсыбер авыллар көньякта, кайсылары төньякта, кайберләре тау башында булса, калганнары тау астында. Себерке әзерләргә иң шәп вакыт – юкә агачы чәчәк аткан чор. Вакытыннан алда җыелган себеркенең яфраклары тиз коелучан була, ә соңга калсаң ул нәфислеген югалта, тупасланып китә, тәме дә калмый.

Себеркене, дару үләннәре кебек, чык кипкәч, кояшлы аяз көнне иртәнге якта җыялар. Мунча себеркесен каеннан, имәннән, юкәдән, миләштән, карлыганнан, чиядән, ылыстан, гомумән, бик күп агачлардан ясарга була. Ишегалдында бергәләшеп себерке бәйләп утыру үзе бер күңелле күренеш.

Каен себеркесе

Себерке өчен карт та, артык яшь каен да бармый, аңа "үсмер" каен кирәк. Аның ботаклары сыгылмалы, яфраклары йомшак була. Эфир майларына һәм витаминнарга бай каен себеркесе организмнан шлакларны чыгара, тире катламын тирәннән чистарта, бөерләре авырткан, астма чирле кешеләргә уңай йогынты ясый. Мондый миннек мускуллар, буыннар өчен файдалы, яраларны төзәтә. Себеркегә мелиса, бөтнек, сары һәм күк мәтрүшкә, әрем, хәтта кычыткан да кушып ясарга була. Бу – борынгы төркиләрдән үк сакланып калган иң файдалы ысул. Иренмичә шулай бәйләсәң, тәнгә дә шифасы була, мунчага да хуш исе тарала. Мондый себерке пешергәч, үзеңне җәйге болында дип хис итәсең. Каен себеркесе белән чабынгач, кешенең көч-куәте арта, кәефе күтәрелә. Аның суы да шифалы. Ул чәчләрне ныгыта, баштагы кавыкны бетерә.

Имән себеркесе

Имән себеркесенә килгәндә, аны июнь ахырында әзерли башлап, сентябрь башларына кадәр җыярга була. Агачның яфракларына игътибар итәргә кирәк. Ул тапсыз, куе яшел төстә, ботакларында чикләвеге булмаска тиеш. Яшь, күләгәле урында үскән, яфраклары зур булган ботактан җыясыз икән, андыйның себеркесе дә яхшырак була. Борынгылар имән янәшәсендә әрекмән үсә икән, бу агач себерке өчен яхшы дип әйтеп калдырган. Аны алып кайту белән бәйләргә ашыкмагыз, ул бер-ике сәгать чамасы күләгәле урында торырга тиеш. Имән тән тиресенә файдалы, кан басымы югары булган кешеләргә аны төшерергә булыша. Шуңа күрә дә бу себерке спортчыларга һәм гипертоникларга киңәш ителә. Ул нерв системасын тынычландыра һәм стресстан арынырга ярдәм итә. Аның төнәтмәсе кайбер тән авыруларыннан, аяк тирләүчәнлектән дәвалау чарасы буларак кулланыла. Имәннең киң яфраклары чабынганда мамык кебек йомшак, пар куарга да уңайлы.

Юкә себеркесе

Юкә миллеге ясарга уйлыйсыз икән, чәчәк ату белән бер атна эчендә җыеп өлгерергә кирәк. Мунчада аның исе искиткеч булачак. Әмма мондый себерке белән рәхәтләнеп чабынып булмый, яфраклары йомшак. Аны бары тик хуш ис тарату, исеннән сихәт алу өчен генә бәйлиләр. Юкә себеркесе баш авыртуын баса, сидек юлларына көчле йогынты ясый, тирнең аерылып чыгуын тизләтә, тынычланырга, җәрәхәтләрне тиз төзәтергә, бронхларны киңәйтергә, температураны төшерергә ярдәм итә. Салкын тигән очракта менә дигән дәвалау чарасы. Юкә баш авыртуын баса, тынычландыра.

Ылыслы агачлардан себерке

Нарат, чыршы себеркесен елның теләсә кайсы фасылында бәйләргә була, ә менә артышны (можжевельник) җәй көне әзерләп калырга ашыгыгыз. Шулай ук яшь агач ботагыннан ясалганы яхшырак була. Артыш микробларга каршы көрәштә ярдәм итә, авыртуны баса. Эрбет агачы (эвкалипт) салкын тию, умырткалар авыртканда, радикулит, невралгия, имгәнүләрдән булыша. Ак чыршы – иң хуш исле ылыслы агач. Ул матдәләр алмашынуын яхшырта, көч өсти, яшәртә. Ак чыршы нерв күзәнәкләрен тынычландыра, буыннар сызлаудан ярдәм итә. Чәнечкеле ылыслардан куркасы юк, 10-20 минут кайнар суда торгач алар йомшара. Себеркеләрне зур һәм куе итмәскә кирәк, чөнки мунчада кайнар суга салып пешекләгәч, алар болай да авырая. Ылыслы себеркеләр тирнең аерылып чыгуына ярдәм итә, мускулларда, хәтта эчке органнарда кан әйләнешен тизләтә.Ул һаваны бик яхшы чистарта, сулыш юлы авыруларга каршы тора.

Миләш агачы себеркесе

Миләш кан басымы түбән кешеләргә файдалы, артериаль басымны күтәрә. Кышка миләш себеркесен әзерләргә була. Аны чәчәк атканчы ук җыярга кирәк. Бу агачның себеркесе белән чабынгач яшәреп китәсең, хәлсезләнү юкка чыга. Миләш себеркесе белән чабыну организмны эшкә әзерли, шуңа күрә дә аны көннең беренче яртысында кулланырга кирәк.

Чия агачы себеркесе

Яшь чия үсентесеннән ясалган себерке шома була, ул тәнне иркәли. Хатын-кыз һәм ир-атларның гормоннар эшчәнлеген яхшырта.

Әрем себеркесе

Әремнән ясалган себерке ашказаны, буыннар, бавыр, үт куыгы авыртканда булыша, сары авыруыннан, ревматизмнан котылырга ярдәм итә.

Кычыткан себеркесе

Кычыткан себеркесе мускуллар, буыннар авыртканда булыша, радикулит, ревматизм авыруларын дәвалаучы бик яхшы чара булып тора. Әлеге себеркене еш куллансаң, артериаль басым түбәнәя, нерв системасы рәткә килә.

Себерке җыйганда иң мөһиме – агачка зыян китермәү. Аның ботакларын пычак белән генә кисеп җыярга кирәк, шуннан соң берәр төн караңгы, җиләс урында – сарай, чолан, келәттә тотарга кушыла. Болай эшләгәндә ботаклар бераз кибеп өлгерә, югыйсә, аннан соң себерке бушый һәм аны тагын бер кат бәйләргә туры киләчәк.

Себеркене һәркем үзенчә бәйли. Кемдер кечкенә, җыйнак миллек яратса, икенчеләр зур, җәелеп торганы яхшы дип саный. Себеркене оста итеп бәйләүче кешеләр сүзләренчә, дөрес ясалган мунча себеркесе җилпәзәне хәтерләтә. Аны бәйләгәндә калынрак ботакларны эчтә, ә нәзегрәкләрен кырыйда калдыралар. Гадәттә, себеркене 60 см зурлыкта әзерләсәң уңайлы була. Ботакларын сындырып алганнан соң, сап өлешендәге яфракларын алырга да, берсе өстенә икенчесен куя барып, бәйләм кебек җыярга кирәк. Уңайлы булсын өчен себерке сабы ике урыннан бау белән бәйләнә.

Себерке киптерүнең дә үз җае бар: беренче чиратта, җиләс урын таләп ителә. Тигез кипсен өчен, гадәттә, себеркеләрне элеп куялар, ләкин җилпәзә рәвешендә булуын теләсәң, идәнгә яткырып, даими әйләндереп торып киптерергә туры киләчәк. Кипкән себеркене караңгы урында саклыйлар. Себеркегә кояш нурлары төшмәскә тиеш, алайса яфраклары шунда ук саргаеп коелачак. Мунча себеркесен вакытында җыйсаң, аны ике ел сакларга мөмкин. Соңгы елларда миллекне яшел килеш туңдыргычка да куя башладылар. Бу рәвешле саклаганда аның хуш исе көчлерәк була икән.

Еш кына себеркене кайнар су белән пешекләгәндә, яфраклары коела. Моны булдырмас өчен аны мунча керер алдыннан бер-ике сәгатькә салкын суга батырып куярга кирәк. Шул вакытта аның яфраклары ныгып, яңарып китә.

... Әбием мунчада себерке суы белән коендырып чыгара торган иде. «Себерке пары, себерке суы патша кызын да терелткән», – дия иде. Шушы үләннәрнең файдасы тәнгә сеңеп калсын өчен сөртенмичә генә, шул терелгән патша кызын күз алдына китерә-китерә йөгереп өйгә кайтып китә идем...

Р.S. Әбиемнең аяк табаннарымны ник төгәл 41 тапкыр чапканын да күптән түгел генә аңладым. Май аенда бәйләнгән себеркене "41 агач башы" дип йөрткәннәр. 41 төрле үлән, агач ботаклары кыстырып ясалган бу миллек бөтен авыруларга шифа булган.

Мәрьям Заһиди