Кыздыра. Урамга чыксаң, шабыр тиргә батып керәсең. Түзеп булмаслык бөркү, баш миләре кайный. Ярый ла өеңдә кондиционер булса. Юк икән, эсседән качып котылу җаен һәркем үзе эзли. Кемдер тәрәзәләрен каплап куя, кайберәүләр ишек алдында бассейн ясый, кайсылары бик кирәк булганда гына кибеткә, даруханәгә чыгып керә. Ни дисәң дә, җәй җәй инде ул, кызу булырга тиеш. Кышын бу эсселекне сагынып искә алырбыз әле. Мондый һава торышын бигрәк тә олы яшьтәгеләр, таза кешеләр авыр кичерә: йөрәк сикерә башлый, кан басымы күтәрелә. Иң яхшысы – кызуда урамга чыгудан тыелып тору. Бигрәк тә челләдә – көндезге 11 дән алып кичке сәгать 4 кә кадәр. Миңа калса, өйдәге салкынчарак бүлмәгә кереп качудан да яхшысы юк. Ә инде чыга калсагыз, кояш астында озак тормагыз. Өстегезгә иркен, ачык төстәге, табигый тукымадан тегелгән киемнәр кияргә тырышыгыз, башыгыз турында да онытмагыз. Физик яктан сәламәт кешеләргә дә эсседә көненә 1,5 – 2 сәгатьтән артык булмаска киңәш ителә. Урамда барганда күләгәле яктан барыр