Найти в Дзене
ҖАЙДАК

АКЧАҢ БЕР ДӘ ЮК МЕНИ СОҢ, БӘГЪРЕМ?

- Мин сезнең кызыгызга өйләнергә телим!

- Ә син минем хатын белән сөйләштеңме соң әле?

- Сөйләштем, тик кызыгыз миңа күбрәк ошый.

- Көне буена иремә бертуктамый нидер сөйлим, ә ул ник бер сүз дәшсен?! Әллә чирле микән, профессор?

- Бу чир түгел, бу - талант!!!

- Сөеклем, телисеңме мин сиңа айны да, күктәге бөтен йолдызларны бүләк итәм!

- Акчаң бер дә юк мени соң, бәгърем?

- Менә элек, Япониядә, картларны тауга менгезеп, шунда үлергә калдыра торган булганнар.

- Иптәш Премьер-министр, пенсия буенча тагын нинди тәкъдимегез бар?

- Мин ябыгам

- Күптәнме?

- Ярты сәгать уже.

- Сизелә.

- Чынлапмы?

- Әйе, күзләрең ач.

- Мәскәүләр яхшы яшиләр, чөнки күп эшлиләр, ди.

- Алар яхшы яшәсен өчен бөтен ил күп эшли.

Узып баручы балыкчыдан сорый:

- Тоттыгызмы?

- Тоттым да, елгага ыргыттым.

- Бик бәләкәй булгандыр инде.

- Сезнең хәтле бар иде, шундый ук бәйләнчек...

- Ник күзләрең кызыл?

- Кичә койма ярыгыннан карап тора идем, күзгә төрттеләр. Хәзер икесе дә авырта.

- Икенчесе ник авырта?

- Кем төрткәнен карамакчы идем.

Пенсия яшен арттыргач

- Хөппиҗамал кая барасың?

- Эшкә, күрше.

- Кая эшлисең соң?

- Эшләгәнемне хәтерлим анысы, ә менә кайда эшләгәнемне оныттым....