Еш кына татар фильмнарына “татарлык” җитеп бетми. Әйе, актёрлар татарча сөйләшәләр, бу турыда сүз дә була алмый. Ләкин аларның сүзләре ышандырмый, сөйләшүләре урысчадан тәрҗемә кебек яңгырый,. Фильм караганда татар болай әйтмәс иде, болай эшләмәс иде, дип комментарий биреп утырасың. Ә “Бибинур” бөтенләй башка. Ул – үзебезнеке. Белмим, бәлки, Аяз Гыйләҗевнең искиткеч бай теле, персонажларны үзләренчә тудырган актёрлар “Бибинур”ны чын милли фильм итә торгандыр. Уйлап карасаң, бу киноны татар режиссёры төшермәгән бит. Безнең менталитетны ачып бирү өчен татар булырга да кирәкмиме әллә? Әллә режиссерның осталыгы “гаеплеме”? Төп рольне башкарган Фирдәвес Әхтәмова ничектер кечкенә чактан ук Биби буларак истә калган. Бәлки күп тапкырлар “Беренче театр” спектаклен яратып караганга Фирдәвес апа эчендәге тышында булган асрау кыз образы аша күз алдына килә. Фильмның режиссёры Юрий Фетинг Камал театры артисткасына төп рольне биреп, һичшиксез, дөрес эшләгән. Чөнки Биби дә, Бибинур да – эчкер