Студентлар төрле була – аларны, эш-гамәлләренә карап, “иртәгә”, “бүген”, “кичә” дип атап булыр иде. Эшен көнендә үк башкарып барган укучы әйбәт инде ул, ләкин еш кына бөтен нәрсәгә дә өлгереп булмый шул. Студент еллары иң матур еллар булып истә калсын өчен берничә киңәшебез белән уртаклашырга булдык әле. Бер бик акыллы мөгаллимебез безнең беркая да чыкмавыбызны, бернинди чараларда да катнашмавыбызны, бөтен игътибарны укуга гына бирүне белгәч, болай диде: “Мин яткан караватта ятасыз бит сез. Мин дә шул тулай торакта яшәгән идем. Ул карават бүген дә, иртәгә дә шунда булачак”. Кызык бит, әйеме? Билгеле, укытучы безгә “ул яткан караватларда” укып утырмаска, гел урамда һәм университетта булырга, бөтен җирдән кызык эзләп кенә йөрергә дип әйтмәде. Юк, уку – бик мөһим һәм кирәк хезмәт, ләкин кагыйдә ятлап үткәргән көннәрегезне сагынып искә алырсызмы икән? Укыганда студентларның яраткан “зубрежка” алымын кулланмаска тырышыгыз. Ятланган мәгълүматның саклану вакыты – ике-өч тәүлек. Лекциял
