1961 елның 12 апрелендә Әхәт абый Сабанча тавыннан машина белән мәтәлеп аска очты һәм шул ук көнне радиодан космоска Гагарин очканны хәбәр иттеләр. Әхәт абыйның хатыны, Банат апа, шул уңайдан иренә Гагарин кушаматы тагып та куйды. Бер очтан урамыбызга да Гагарин исеме куштылар. Пресслаган борчак Институт бетереп, бенең авылга читтән килгән Вәли “Ямбакты” совхозында башта ветврач булып эшләде. Аннары аны совхозның үзәк бүлекчәсенә идарәче итеп куйдылар.
Бервакыт ул ашлык амбарына килеп керә. Аның үз гомерендә ясмык күргәне булмаган, күрәсең. Бер читтә өелеп яткан ясмыкны күреп, гаҗәпләнеп, амбар мөдире Васил абыйдан сорый икән:
– Васил абый, бу ни нәрсә тагын?
Тегесе дә аптырап калмаган:
– Бу, Вәли энем, прессланган борчак була, – дип җавап биргән. “Бу минем ачкыч түгел, энекәш” Моннан 40 ел элек, сигез класс бетереп ССПТУга укырга кердем һәм киң профильле механизатор таныклыгы алып, авылга эшкә кайттым. Иске генә “ДТ-75” тракторы бирделәр. Мастерскойда шуны ремонтлап ятышым. Әйбәт