Әлеге язманы укып бетергәч, мәкаләнең исеменә өтерне куя аласыз. Бүгенге көндә хакыйкатьне белү бик авыр эш. Еш кына ялган дөреслек булып, ә чынбарлык ялган булып тоела. Мәгълүмат диңгезендә кайсы чын, кайсы дөрес түгел икәнлеген аңлау өчен тирән белем туплау кирәк. Бары белем генә безне бу чоңгылдан коткарып кала алачак. Сез миңа ышанмыйсызмы? Әйдәгез болай итик, мин сезгә берничә кызыклы мәгълүмат әйтәм. Аның кайсысы чын, кайсысы ялган икәнлеген эчегездән генә әйтеп барыгыз, язма ахырында без гомуми күзәтү ясап алырбыз. 1. Матдәләр мәңгелек түгел, чөнки аларның молекулалары юкка чыга. Ә менә атомнарның барысы да диярлек мәңгелек. Безнең һәрберебездә динозаврлар заманында ук булган атомнар бар. Мисал өчен, Чыңгыз хан яуларында катнашканнарның, яки Гаяз Исхакый замандашларының атомнары да бездә бар. 2. Габдулла Тукайның танылган шигырендәге күбәләк кенә түгел, ә дөньядагы бөтен күбәләкләрнең дә унике мең яки аннан да артыграк күзе бар. Алар кечкенә күзчекләрдән – фасеткалардан торалар.