Кәефнең төшкән чагы булгалый инде ул, аңа безнең әллә ни исебез китми, эш белән, тормыш көтеп барыбер ничек тә онытыласың әле. Ләкин кайвакыт төшенкелек озакка сузыла, киләчәгеңне кара төсләрдә генә күрә башлыйсың һәм моннан чыгу юлы күренми. Мондый халәт озакка сузылса, кеше үзенә үзе диагноз да куярга өлгерә: “депрессия”. Чынлыкта да шулмы икән соң ул? Бик сәер, әлбәттә, ләкин кешеләрнең алда әйтеп үтелгән халәт-торышы хәтта яз көне дә була икән. Бер яктан караганда, бу бөтенләй аңлашылмый: яз көне бөтен тереклек уяна, кошлар сайрый, яшеллек. Ә икенче яктан сез үзегезгә төгәл бәя бирә аласыз бит инде: сезнең кәеф юк. Чыннан да, “язгы депрессия” дигән төшенчә психологлар телендә яшәп килә. Мондый төрне сезонлы депрессияләр рәтенә кертәләр. Шунысы кызыклы: язгы, көзге, кышкы депрессияләр бар, әмма сезонлылар рәтендә ”җәйге депрессия” юк. Бу, мөгаен, кешеләрнең җәй көне борчылырга сәбәпләре булмау белән билгеләнәдер. Ни дисәң дә, саф һава, кояш, урамда күп вакытны үткәрү эзсез генә узм