Найти тему
ҖАЙДАК

Мәзәкләр

ҖИДЕ БҮРЕ

Берәү:

- Мин урманда җиде бүре күрдем, дип әйтә, ди. – Шуларның икесе дә соры иде. Таяк алып ыргыткан идем, торды да чапты, - дип әйтә, ди.

АГАЙ КАЗНЫ НИЧЕК БҮЛГӘН

Бер җор кешегә каз бүләргә кушканнар. Ул иң элек казның башын кисеп аны хуҗага тоттырган:

-Син баш кеше, сиңа казның башы , - дигән. Казның муенын кисеп, хуҗаның хатынына биргән:

-Ир – баш, хатын – муен, дигән бабайлар. Сиңа муены тиеш.

Казның ике канатын ике кызга биргән:

- Сез бу йорттан очасы кешеләр, менә сезгә канатлары.

Аннары ике аякны ике малайга тоттырган:

- Сез ата-анагызның йомышына йөгерүчеләр, сезгә аяклары тиеш.

Шуннан соң әйткән:

-Мин баш та, муен да, канат та түгел, урта гына бер кеше, миңа уртасы тиешле, - дигән дә казның гәүдәсен үзенә алган.

ХАТЫҢНЫ ТАТАРЧА ЯЗ

Бер егет Любовь исемле рус кызы һәм Халидә исемле татар кызы белән хат алыша икән. Менә бер көнне Халидәдән хат килеп төшкән.

- Вәкил, дип язган ул, - соңгы хатыңның һәр җөмләсендә диярлек мине Любовь дисең. Бу көчле мәхәббәтеңнәндер дип уйлыйм. Тик шуны сорыйм: хатыңны татарча яз.

Равил Заһидуллин рәсеме

"Подписаться" төймәсенә басыгыз!