Мәктәп укучылары өчен үтә җаваплы булган киләчәк һөнәр сайлау чоры якынлаша. Алар республикада һәм башкалада кайсы белем бирү учреждениеләре нинди һөнәр тәкъдим итү белән кызыксына. Шушы уңайдан без Башкортстан Социаль технологияләр институты директоры, сәясәт фәннәре докторы, Уфа шәһәр округы Советы депутаты Тәнзилә НИГЪМӘТУЛЛИНАга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Тәнзилә Әлтәфовна, иң тәүдә Сез җитәкләгән югары уку йорты белән таныштырып үтсәгез иде.
– Башкортстан социаль технологияләр институты – ул Русиядәге иң өлкән вузларның берсе булган Мәскәү Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясе филиалы. Аны Русия бәйсез профсоюзлар Федерациясе оештырган.
Безнең филиал Башкортстанда 20 елдан артык эшли. Биредә социаль технологияләр буенча белем бирү өстенлек итә. Алар ярдәмендә социаль конфликтларны вакытында хәл итү, социаль киеренкелектән арыну, җитәкчелек итүнең нәтиҗәле алымнарын сайлау кебек заман куйган мәсьәләләрне хәл итү юллары ачыла. Шуңа күрә булачак белгечләр һөнәр серләрен, фәнни-тикшеренү, үзаллылык осталыгына гына түгел, лидерлык сыйфатларына ия булуны максат итеп куя. Бу аларга хезмәт базарындагы көндәшлек шартларында югалып калмаска, хезмәт баскычларыннан уңышлы күтәрелергә ярдәм итәчәк.
– Сезнең уку йортында нинди һөнәрләр буенча белем бирәләр?
– Без икътисад, менеджмент, юриспруденция, гамәли информатика, социаль-мәдәни өлкә, политология, журналистика, кунакханәләр хуҗалыгы буенча бакалаврлар әзерлибез.
2012 елда хокук саклау, икътисад һәм бухгалтер исәбе, җир-милек мөнәсәбәтләре, гамәли информатика, архивлар һәм идарә итү документлары белән эшләү буенча белгечләр әзерли торган колледж ачылды.
Белемне читтән торып та алып була. Укучылар шунда ук өстәмә һөнәри белем алала. Шәхси план, ягъни тизләтелгән система буенча укыту каралган. Теләгән кеше вакытын һәм акчасын артык сарыф итми генә, өйдән чыкмыйча да укый, ягъни онлайн белем ала.
Үз тармагында алдынгы саналган предприятиеләрдә урнашкан кафедралар студентларга алган белемне гамәлдә кулланырга, фәнни тикшеренүләр алып барырга, курс һәм диплом эшләрен тәгаен материалга нигезләнеп эшләргә, җитештерү куәтләрен арттыру мөмкинлеге бирүче тәкъдимнәр кертергә мөмкинлек бирә.
– Болар, әлбәттә, өстәмә шартлар таләп итә торгандыр?
– Әйе, алар бездә бар. Матди-техник базабыз башка күп кенә югары уку йортларына үрнәк булырлык. Бездә мультимедияле аудиторияләр, лингафон кабинетлары, лазерлы тир, криминалистик лаборатория, укыту бухгалтериясе, геодезия лабораторияләре, киң профильле ачык полигон, киңәшмәләр залы, тавыш яздыру студиясе һәм башкалар бар.
– Студент тормышы аудиториядән тыш та дәвам итәдер бит?
– Чыннан да, кул кушырып утырырга вакыт юк! Студентларны мавыгулары буенча клублар, иҗади студияләр, спорт секцияләре көтә. Конкурслар, олимпиадалар, слет, форумнар... Кыскасы, һәркем күңеленә яткан шөгыльне таба. Әгәр институтның сайтына кереп карасагыз, анда студентлар өчен һөнәри яктан да, шәхси яктан да бик күп үсеш юлларын күрерсез. Анда студентларның нинди югары уңышларга ирешүе турында да мәгълүмат бар. Ә портфолиолар бездә диплом алган белгечләрнең хезмәт базарында ышанычлы урын алып торуы һәм һөнәри үсеше турында бәян итә.
Моннан тыш, исемле стипендияләр, билгеле компанияләрдә стажировкалар, абруйлы басмаларда чыгыш ясаулар да шушы максатка хезмәт итә.
– Хәзерге заманда югары уку йортларына дәүләт аккредитациясе үтеп лицензия алу катлауланды. Сездә бу җәһәттән хәл ничек тора?
– Безнең репутация ышанычлы. 2016 елда дәүләт аккредитациясе уздык һәм 2022 елның 13 маена кадәр танытма алдык. Моннан тыш, югары уку йорты 2016 елның 14 гыйнварыннан чикләнмәгән вакыткача белем бирү эшләре алып баруга лицензиябез бар.
Мәртәбәле уку йортына без тагын да зуррак уңышлар телибез. Башкортстан социаль технологияләр институты хакында күбрәк белергә теләүчеләр ufabist.ru сайтына керсен.
Шәрифҗан СОЛТАНОВ әңгәмәләште,
Русия һәм Башкортстан
Журналистлар берлекләре әгъзасы.