Найти в Дзене
АЛЬМЕТЬЕВСК-ӘЛМӘТ

Диетолог киңәш итә

Кыш бездән кояш яктылыгын качыра, безне өйдә утырырга мәҗбүр итә. Шуның нәтиҗәсендә без депрессия белән дус булабыз.

Депрессия белән көрәшне иң элек дөрес тукланудан башларга кирәк.

- Бу вакытта кишер, чөгендер һәм җиләк-җимеш соклары эчәргә тырышыгыз. Салатлар ясагыз, тозланган кәбестәгә өстенлек бирегез – дип киңәш итә диетолог Алсу Бабушкина.

Билгеле булганча, кыш көне безнең өстәлләрдә бакчадан килгән яшелчә һәм җиләк-җимеш урынына сатып алынган ризыклар килеп баса. Әлеге ризыклар озак саклансын өчен сатучылар аларны химик юл белән эшкәртә.

Әлеге химик матдәләр җимешләрнең кабыгында саклана
Әлеге химик матдәләр җимешләрнең кабыгында саклана

Шуның өчен җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән соклар ясау файдалырак.

Хуҗабикәләрнең кышкылыкка әзерләгән ризыкларыннан иң файдалысы ул – тозлы кәбестә, помидор һәм кыяр.

Ә менә уксусларган ризыктан качарга киңәш ителә.

Саф һавада ешрак йөрегез
Саф һавада ешрак йөрегез

Скандинавия йөреше белән шөгыльләнергә һәм чаңгыда шуарга вакыт табыгыз.

Кышын хәрәкәт икеләтә файдалы, чөнки ул депрессиядән качарга һәм организмга ризык белән кергән кальцийны үзләштерергә ярдәм итә.

Башка яңалыклар белән безнең сайтта таныша аласыз.