“Өйдә татарча сөйләшсәк, әти өстәлгә бер генә суга иде. Өйрәнмәгез, сезгә кирәк булмый ул, дип тукып торды. Аның фикеренчә, киләчәктә илдә бары тик рус теле генә калачак иде. Шуңа ул балаларының башына, үзе әйткәнчә, “чүп-чар” тутырмау ягында булды. Бер сынаудыр инде, язмыш мине туган телемне белү зарурлыгына китерә дә куя, китерә дә куя. Эх, балачакта өйрәткән булсалар дип офтанам. Ни татар, ни урыс булып яшәү бер дә җиңел түгел ул...”, - дигән иде пенсиягә чыккач дини гыйлем өстәргә ниятләгән бер ханым. Бер уйласаң, бу хәлгә гаҗәпләнәсе дә юк, тәмам күнегеп беттек инде. Әйләнә-тирәбездә мондый биографияле кешеләр дә аз түгел. Шунысы гына бераз сәер, әллә хәтеребез кыска, әллә белемебез юк, буыннан буынга һаман шул бер үк хатаны кабатлап, балаларыбызны туган телләреннән мәхрүм итеп торабыз. Динебездә дә бу мәсьәләгә җавап бик аңлаешлы, югыйсә. Коръән Кәримнең “Әл-Хүҗүрат” сүрәсендә ( 13нче аять): “Әй адәм балалары! Хактыр ки, Без сезне ир һәм хатын итеп яралттык. Бер-берегез белән