Гаилә корырга теләгән яшь егет өйләнгән, тормыш тәҗрибәсе булган ир-атлардан киңәш сорарга була. Бер ир кеше аңа:
- Хатын сайлау авыр эш түгел ул. Аяк киеме сайлаган кебек. Ошамаса алыштырасың, үзеңә туры килгәнен тапканчы...
Бу сөйләшүне тыңлап торучылар арасында бик зирәк галим дә була. Аңа мөрәҗәгать итеп:
- Син ничек уйлыйсың, дөрес әйтәме? – дип сорыйлар.
- Бик тә дөрес әйтә. Үзен аяк дип санаган ир-ат хатын-кызны да аяк киеме итеп күрә. Ә үзен гаиләдә патша, хуҗа итеп санаучы ир өчен:
Хатын-кыз - башына киячәк таҗ!
Хәдисләр:
1. Дөреслектә, хак сүзне әйтү һәм әһәмиятле нәрсәләр белән вәгазьләү әҗәлне якынайтмый һәм ризыкны ерагайтмый.
2. Мөселман – мөселманга кардәш. Ул аны рәнҗетергә дә, аңа хыянәт итәргә дә тиеш түгел.
3. Дөреслектә, кешеләрдән курку бәндәгә хакыйкатьне әйтергә комачауламаска тиеш.
4. Туры юлга чакыручы, үзе артыннан иярүчеләр кебек үк әҗер ала, һәм бу аларның үз әҗерләрен азга гына да киметми. Башкаларны адашуга чакыручы, үзе артыннан иярүчеләр кебек үк гөнаһ ала, һәм бу аларның үз гөнаһларын азга гына да киметми.
P.S. Текст артык кыска булса, биредә аңа "показ"лар бирелми. Шуңа хәдисләр дә (Ән-нәвавинең "40 хәдис" китабыннан) куелды.