Бүген (23.11.2018) Чаллы шәһәре пед.университетында узган конференциядә филология фәннәре докторы Валеев Наил Мансур улының чыгышында минем өчен ике игътибарга лаек ике хәбәр булды.
Беренчесе.
Татар тарихының 7 томлыгы урыс телендә чыккан иде. Сигез мең битле бу хезмәтне, инглиз теленә дә тәрҗемә итеп бастырып чыгарганнар. Моның өчен Татнефть 30 млн сум акча биргән.
Чыгыштан соң, Наил әфәндедән татар тарихы кайчан татар халкына татар телендә чыгар икән дигән сорауга ул, “без аны гарәп, кытай телләренә тәрҗемә итү өстендә эшлибез, татарча чыгару турында уйламыйбыз” диде.
Сәбәбен сорагач, “10 татар өчен татарчага тәрҗемә итеп тормыйбыз, кирәк дип тапсагыз, үзегез тәрҗемә итегез, акчасын да үзегез табыгыз, безгә бу кызык түгел”, диде.
Икенче игътибарга лаек хәбәр
Наил әфәнде тырышлыгы белән, конкурс буенча Чистай шәһәренең борынгы өлешен төзекләндерү өчен 50 миллион доллар акча (3 миллиард сум) һәм тагын 100 миллион сум акчалар табылган.
Мин аннан Гаяз Исхакый турында сөйләшүгә дә катнашмадыгызмы, бу турыда мәгълуматыгыз юкмы, бу турыда ни уйлыйсыз, дидем. Ул: мине анда чакырмадылар, шулай да минем Чистайда татар үзәге төзү хыялым бар диде.
Аңа Чистай шәһәре татар зиратындагы кадерсез яткан дистәләгән Алтын Урда чоры һәм 19-20 гасыр башына караган 100ләгән татар зыялыларының кабер ташларын да искә төшердем. Ул, аларга игътибар бирү һәм ниндидер нәтиҗәле еш башкаруга каршы түгеллеге турында да фикерен белдерде.
Менә шулай. Кемнәрдер җыелып, Гаяз Исхакый өчен 20 миллион турында сүз куерта, кемдер миллиардлар белән эш йөртә... Акча бар ул, эзләүчеләр аны таба да. Татарга дигәндә генә юк алар.