Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

Җавапны Коръәннән эзлик

 Расим Хабибуллин
Расим Хабибуллин

Менә бу мәкалә Идел журналында тулысы белән басылып чыккан иде. "Мәгърифәт" газетасы шуннан кыскартып бастырды. Бу мәкалә бүгенге көндә дә актуаль, чөнки безнең бүгенге халәтебезнең сәбәбе ИМАНга кайтырга ашыкмавыбыз.

ҖАВАПНЫ КОРЪӘННӘН ЭЗЛИК
(«Мәгърифәт», 26 июль, 2003 ел)
Бу хәл 1438 елның 5 декабрендә Белев шәһәрендә була. Олуг Мөхәммәд хан Бары 1 меңлек гаскәре белән Мәскәү кенәзе Василийның 40 меңлек гаскәре камалышында кала.
«Арыслан йөрәкле ханның ат өстенә менеп «Аллаһу әкбәр!» дип һөҗүм итүе белән руслар гаскәре һич сәбәпсез качарга кереште. Хәлбуки ханның иярченнәре өч мең булып, хатын-кызлар, бала-чагалар шул хисапта иде. Кораллы сугышчылар исә нибары бер мең иде. Шушы Бер мең халыктан 40 меңле гаскәр качты, хан гаскәре исә аның артыннан куып, тәмам кырып вә үтереп бетерде», — дип яза Бу турыда Ризаэддин Фәхреддин (Казан ханнары, 42 Бит).

Ә менә рус елъязмачылары: «Рус гаскәре күп, татар гаскәре бик аз иде, тау астында качып торган татарларның зур гаскәре чыгып русларны талый башлады», — дип язды. «Казан ханнары» китабын төзүче Равил әфәнде Әмирхан. Бу вакыйганы Болай аңлата: «…сугышның язмышын кинәтлек, паника, канга сеңгән Урда татарларыннан курку хәл итә».

Кинәтлек белән генә, үзеңнән 40 тапкыр көчлерәк гаскәрне куркуга төшереп булмый. Моңа җавапны бары тик АллаҺының олы бүләге булган Коръәни Кәримнән генә табып була: «Әй, кешеләр! Шиксез, сезгә Бәдер сугышында, ике гаскәрнең сугышында галәмәт бардыр. Ул гаскәрләрнең берсе Аллаһ юлында сугышучы мөэминнәр, икенчесе — АллаҺуга каршы сугышучы кәферләр иде. Кәферләргә мөэминнәрне үзләреннән ике тапкыр күбрәк итеп күрсәттек. Дөреслектә мөэминнәр өч йөз, кәферләр бер мең иде. Аллаһ теләгән бәндәсен үзенең ярдәме белән куәтләр. Бәдер сугышында аз гына булган мөэминнәрнең күпсанлы кәферләрне җиңүләрендә күңел күзләре сукыр булмаган кешеләр өчен зур гыйбрәт бар». (Гимран сүрәсе, 13 нче аять).
Әйе, Аллаһ Хак СөБханә вә Тәгалә Олуг Мөхәммәд ханның бер меңлек гаскәрен урысларга бәлкем 80 мең итеп күрсәткәндер һәм Василий кенәзнең 40 меңлек гаскәре куркудан качарга керешкәндер. Олуг Мөхәммәд хан ничек итеп Аллаһының рәхмәтенә ирешкән соң?
«Менә бу вакыт хан хәзрәтләре Җәнабе Алладан Башка һич ярдәмчесе булмавын күреп, тәһарәтләнеп, бер агач янында ике рәкәгать намаз укыды вә озак егълап дога кылды һәм Алладан ярдәм вә яклау сорап, сугышыр өчен атына менде», - дип яза Ризаэддин Фәхреддин хәзрәтләре. Бу вакыйгада акылын эшләткән, күңел күзләре сукыр булмаган татарлар өчен иманга килергә зур гыйбрәт бар.

Бүген «Безнең бабайлар берсе ун руска каршы сугышкан», дип шапырынып йөрүебездән милләтебезгә бер файда да юк. Чөнки Олуг Мөхәммәд ханнан соң 114 ел үтүгә, халкыбыз ачы язмышка дучар булды. Бүгендә шул ачы язмыш камытын сөйрибез. Моңа рус гаепле түгел, моңа без үзебез гаепле.

Иван Грозный урыс кенәзләре арасында иң кансызы, аяусызы һәм иң зирәге буларак тарихка кереп калган. Әмма шуңа да карамастан аңа Казанны алырга мөмкинчелек биргән төп сәбәп — татарлар арасында сатлыкҗанлык, дошман файдасына сүз йөртү, шәхси мәнфәгатьләре өчен иманын, динен сатып Ватанына тугрылыгын югалтудыр. Ә бу АллаҺының рәхмәтеннән мәхрүм калу дигән сүз. Шуның өчен Аллаһы безнең бабаларыбызга, Иван Грозный Казанны алырга килгәч, ярдәм күрсәтмәде. Моның җавабы Коръәни Кәримдә ачык әйтелгән: «Шайтан дусларын җәһәннәмгә салганыбыз кебек, дөньяда бәгъзе залим кавемне икенче гөнаһлы кавемгә ирекле кылырбыз, Аллаһыга карышып азгынлыкны кәсеп иткәннәре өчен» (6. 129). Йомгаклап шуны әйтәсем килә, милләт-милләт дип, күпме генә кычкырса да, гөнаҺлардан арынып иманга кайтмаса, үсеш ала алмаячак татар халкы. Иманыбызны нәрсә кимерә? — Көнчелек, хөседлек, явызлык, сатлыкҗанлык, угърычылык, зиначылык — Бер сүз белән әйткәндә, ислами әхлак булмау.