Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

Су язып май төшми

Расим Хабибуллин
Расим Хабибуллин

Менә мин моннан 14 ел элек депутатларга һәм үзебезнең түрәләргә мөрәҗәгать итеп язган мәкалә килеп чыкты. Шушы мәкаләгә колак салып, чак кына булса да милләт өчен гамәл кылган булсалар, бүген "Татар телен саклар өчен авылларда мәдәният йорты ачарга кирәк", дип көлкеле сүз сөйләп утырырга туры килмәгән булыр иде.

СУ ЯЗЫП МАЙ ТӨШМИ
(«Мәгърифәт», 7 июнь, 2003 ел)
Татарстаннан Госдумага сайланган рус телле «Ягъкуб балалары» тәкъдиме белән татарларга «кириллицаны» мәңгеләштереп куйдылар. Латинга күчү турында 10 ел элек кабул ителгән карарны гамәлгә куя алмагач, безне дөньядагы нинди халык танысын да, нинди халык санга суксын инде.

Без – татарлар, бигрәк тә зыялыларыбыз Һәм сәясәтчеләребез биек мөнбәргә менеп буш сүз сөйләргә генә ярата торган халыкка әйләнеп калдык кебек. Тормышка ашырылмаган сүз — буш сүз. Борынгы бабаларыбыз теле белән әйткәндә, «су язабыз». ә бит «су язып май төшми», дигәннәр алар. Хак әйткәннәр. Халык депутатлары белән мәгарифчеләр эшли алырлык кечкенә генә тагын бер эш турында әйтим әле.

Бүген кибетләрдә нинди генә уенчыклар сатмыйлар, аларның күбесе сөйләшә, җырлый, әмма алар барысы да рус яки инглиз телендә җырлый. Ата-ана үзенең бишектәге баласына шушы җырлый торган уенчыкларны сатып ала. Нарасыйлар «Чебурашка», «Крокодил Гена» җырларын тыңлап үскәч, шуның өстенә әти-әнисе: «Сыночек, доченька, миленькие» дип колак төпләрендә тыпырдап торгач, ничек итеп баланың теле «ана теле», «Әби теле» белән ачылсын соң?

Казаныбызда менә дигән уенчыклар фабрикасы бар. Алар ясаган курчаклар «Туган тел», «Бишек җыры», «Бала белән күбәләк», «Карлыгач» кебек җырлар җырласа, иманым камил, Баланың теле «ана теле» белән ачылачак. Чөнки кешегә сөйләм теле колак аша бирелә. Тумыштан саңгырау туган бала — телсез була. Моның шулай икәнен аңларга вакыт җиткәндер инде. Беркөнне телевизордан бер укытучы: «Татар балалары ана теленә караганда рус телен һәм чит телләрне тизрәк үзләштерә», — ди. Соң ул балалар колагы ишетмәгән Ана телен ничек өйрәнсеннәр ди/

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: түр урыннардагы түрәләр һәм халык депутатлары сүздән гамәлгә күчмәсәләр, үз балалары өчен генә түгел, үзләрен сайлап куйган бөтен бер милләт язмышы өчен тырышмасалар, «Милли мәгариф» тә, «Милли югары уку йорты» да, латин графикасына күчү дә хыялда гына калачак.