Баланың иманын ныгытуның гап-гади, һәр әти-әни куллана алырдай ысуллары:
1.Күренгән әйбер күренмәгән әйбернең барлыгын раслый дип аңлатыгыз. Гап-гади мисаллар белән. Менә бу өстәлне бер оста эшләгән, әмма без ул кешене күргәнебез юк һәм кем икәнен дә белмибез дип. Шул рәвешле теләсә кайсы әйбернең эшләүчесе яки барлыкка китерүче бар икәнен төшендерегез.
2.Игътибарны урындыкка, шкафка күчергәннән соң, табигаткә, хайваннар дөньясына һәм кешенең үзенә күчереп була. Табиблар әйтүенчә, кеше - үзе бер могҗиза. Мәсәлән, Аллаһ Тәгалә күзләребезгә һәр секундта фотога төшерү һәм аны саклау мөмкинлеге биргән. Миебез һәр күргән нәрсәне архивка озатып тора. Кеше гомерендә аның күзләре ясаган фотолар саны триллионнар белән исәпләнә һәм әле кирәк вакытта секунд эчендә ул “картина”ны хәтеребездә яңарта да алабыз.
3.Адәм баласы хайваннарны үзенә буйсындыра алса да, алар башкарган эшләрне бернинди лабораторияләрдә дә эшли алмый. Әйтик, кеше үләннән, хәтта тонналап кулланса да, ясалма юл белән, бер грамм сөт тә ясый алмый. Бал да ясый алмый.
4.Шул ук үләннең үзен дә, аның исен, төсен дә лабораториядә эшләп булмый. Үсемлекләр дөньясыннан тагын бер кызык факт: бер үк төрле үләнне кәҗә дә ашый, ефәк корты да. Әмма берсе безгә йон һәм сөт, икенчесе ефәк җеп бирә. Яки чимал бер үк, ә җитештерелгән продукт - төрле.
Менә шундый фактлар баланы фикерләргә этәрә, хакыйкатьне төшенергә ярдәм итә дип саный галимнәр. Балаларны гына түгел, олы кешене дә уйландырырлык.