Найти в Дзене
АЛЬМЕТЬЕВСК-ӘЛМӘТ

Вузларга керү өчен БДИ нәтиҗәләренең кирәк булмавы бар

ЛДПР депутаты Борис Чернышев укучыларның сәләтен блокчейн ярдәмендә ачыклау юнәлешен тәкъдим итте.

Бу очракта укучыларны индивидуаль белем бирү системасында бәяләячәкләр. Бу фикерне депутат Мәгариф министрына юллаган хатында бәян итә.

Ул БДИ системасын тиешенчә эшләнеп бетмәгән дип санаучы ата-аналар һәм укытучылар яклы.
Ул БДИ системасын тиешенчә эшләнеп бетмәгән дип санаучы ата-аналар һәм укытучылар яклы.

“Бу документлар практик күнекмәләрне түгел, ә нәкъ менә теорияне тикшерүгә юнәлтелгән. Шуңа күрә баланың белем дәрәҗәсен тулысынча тикшерү мөмкин түгел диярлек. Белем дәрәҗәсен бәяләү өчен БДИга альтернатив ысул тәкъдим ителә” – дип язылган әлеге хатта.

Чернышев БДИны алыштыруның оптималь варианты дип укучыларның сәләтен яшьтән ачыклау системасын атады. Әлеге система өч компонентка, ягъни профориентация нәтиҗәләренә, укучы билгеләренә һәм социаль яктан активлыкка нигезләнергә тиеш.

Киләчәктә вузга керү мәсьәләләре хәл ителә торган бу мәгълүматны анализлауны депутат блокчейн технологиясенә йөкләргә тәкъдим итә
Киләчәктә вузга керү мәсьәләләре хәл ителә торган бу мәгълүматны анализлауны депутат блокчейн технологиясенә йөкләргә тәкъдим итә

Ул электрон мәктәп программасына мәгълүматлары кертелгән һәрбер баланың индивидуль белем дәрәҗәсен математик төгәллек белән бәяли ала.

Башка яңалыклар белән безнең сайтта таныша аласыз.