Бүген район мәдәният үзәгендә Әниләр көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Бу дөньяда тиңе булмаган, беркемне дә битараф калдырмый торган һәм барыбыз өчен дә кадерле бәйрәм бар. Ул - Әниләр көне. Ноябрьнең соңгы атнасында билгеләнә торган әлеге бәйрәм районыбызда ел да олылап уздырыла. Быелгысы да матур мизгелләр белән тарих битләренә язылды.
Мәдәният үзәгендә узган тантанада әниләргә зурлап хөрмәт күрсәтелде. Анда "Ана даны-Материнская слава" медале ияләре – Дорга авылыннан Роза Арыкова, Урта Көшкәттән Нина Терентьева, "Ана капиталы" алучылар, озак еллар бергә матур итеп яшәгән парлар, иҗади әниләр тәбрикләнде. Район җитәкчеләре исеменнән барлык әниләрне вакытлыча район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илшат Галимуллин котлады. Без үз тормышыбызны әниләрдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – дөньябызның яме. Алар – иң газиз, якын кешеләребез. Әниләр мәхәббәте безне ышанычлырак һәм көчлерәк булырга, авырлыкларны җиңәргә, уңышка ирешергә ярдәм итә