Найти в Дзене
Муслюмово-информ

Русшуганлылар президент гранты отты

“Мөслим балалары” якташлар җәмгыятенең Рус Шуган авылында “Рус авылы йорты” (“Русскодеревенское подворье”) проекты Россия Федерациясе Президенты грантларының икенче конкурсында җиңү яулады. Әлеге конкурста бөтен Россиядән 10 меңнән артык эш катнашты. Проектны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 400 мең сумга якын акча биреләчәк. “Рус авылы йорты” проектын Рус Шуган төп мәктәбе директоры Фирдәвес Фәрхетдинов эшләде.