Фәүзия Бәйрәмова
Мин дөньяга башка төрле карыйм...
Нух пәйгамбәр көймәсенә
Кереп калган күбәләкнең
Өмет тулы күзе аша...
Җирдән качып, Айга ашкан
Милләттәшем Зөһрә-кызның
Мәңге моңлы йөзе аша...
Мин дөньяга башка төрле карыйм...
Уралтаудан төшеп килгән
Татар-Алып бабаларның
Ташта калган эзе аша...
Сөембикә-ханбикәнең
Милләтенә әйтеп киткән
Бәхилләшү сүзе аша...
Мин дөньяга башка төрле карыйм...
Хәтер күзәнәкләреннән
Кылыч та кыя алмаган
Коръән-Кәрим нуры аша...
Җиде галәм чиген үтеп
Милләтемә килеп җиткән
Фәрештәләр юлы аша...
Мин дөньяга башка төрле карыйм...
Җир йөзенә
Вакытлыча килгәнемне белеп,
Җиһан-Йортка
Мәңгелеккә китәсемне сизеп –
Мин дөньяга башка төрле карыйм...
Мин дөньяда башка төрле яшим...