Ислам дине тарихыннан мәгълум булганча, сәхабәләр исерткеч эчемлекләр эчкәннән соң оршышып, талашып киткәннәрен күргән Гомәр (р.А.г.) Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) мөрәҗәгать итеп әйтә: “Әй Аллаһының Илчесе, зинһар мөселманнар өчен исерткеч эчемлекләр эчүне тый әле!”. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Әй Гомәр, ничек итеп мин, Аллаһыдан вәхий иңмәгән килеш, үз белдегем белән исерткеч эчемлекләр эчүне тыя алыйм, мин бит Аллаһының әмерләрен генә җиткерүчемен”, дип җавап бирә. Карагыз әле мөхтәрәм милләттәшләр, газиз дин кардәшләрем, Аллаһы Тәгаләнең сөекле Пәйгамбәре (с.г.в.) була торып, кешеләргә зыян сала торган исерткеч эчемлекләрне тыюдан баш тарта, чөнки, үз белдеге белән Аллаһыдан бу хакта вәхий иңми торып, сәхәбәләрнең күңел ачып, исерткеч эчемлекләр эчүенә ачуы килсә дә, “исерткеч эчү хәрам”, дип фәтва бирми. Исерткеч эчемлекләр хакында Аллаһы Тәгалә башта әйткән иде: “Алар синнән хәмер һәм отыш уены хакында сорашалар. Әйт: "Ул нәрсәләрдә зур гөнаһ бар һәм кешеләргә аз гына файдасы да бар, ләк