Миңа еш кына сөйләшкән вакытта: “Син бит инде дини кеше”, дип әйтәләр. Ә мин әйтәм: “Юк мин дини кеше түгелмен”, дип. “Син дөньяви кешемени?” – диләр аптыраган караш белән. “Юк, мин дөньви кеше дә түгелмен”, дип җавап бирәм. “Ничек инде, дини дә түгел, дөньяви да түгел, син кем соң аннары?” – дип гаҗәеп ахмак сорау бирәләр. Ни өчен ахмак сорау дисезме? Чөнки кеше берничек тә дини һәм дөньявигә бүленми.
Мин бу дөньяда юк идем. Яралтучым мине юктан бар итеп шушы дөньяга кеше итеп яралтты да, кулыма шушы дөньяда кеше булып яшәр өчен Үзенең камил итеп төзегән “Яшәү кагыйдәләре” тоттырды. Шуның өчен мин хәлемнән килгәнчә шул “Яшәү кагыйдәләре”н үтәп яшәргә тырышам. Үземне дини дип тә, дөньяви итеп тә санамыйм, алай санарга хакым юк, чөнки кешене дини һәм дөньяви катламнарга бүлеп карау – ахмаклык. Кеше бу дөньяда я “Яшәү кагыйдәләре”н үтәп яшәргә тырыша, я ул “Яшәү кагыйдәләре” хакында уйлап та бирми. Теләсә ничек яшәргә өйрәнгән кеше “Яшәү кагыйдәләре”н кулына да алып карамый, әмма барысыннан да күбрәк яшәү турында сафсата сата.
“Яшәү кагыйдәләре”н үтәп яшәү нигә кирәк соң кешегә? Барып урнашасы урыныбыз – хәерле, яхшы урын булсын өчен “Яшәү кагыйдәләре”н үтәп яшәү кирәк, дип җавап бирәбез. Әйтик машинага утырып кая да булса барырга чыккан кешегә нигә кирәк “Юл йөрү кагыйдәләре”н үтәү? Әйе, барасы җиренә исән-имин барып җитәр өчен кирәк. Ә бит күз алдыбызда бик күп кардәшләребез машина белән барасы җирләренә барып җитә алмыйча һәлак булучылар. Сәбәбе: кемнеңдер “Юл йөрү кагыйдәләре”н үтәмәүендә. Безне юктан бар иткән Раббыбыз камил итеп төзеп биргән “Яшәү кагыйдәләре”н үтәмичә яшәсәк, барасы урыныбыз без теләгән, күңелебезгә хуш килерлек хәерле урын булырмы? Һәлак булучылар сафында булмабызмы?
Аллаһы Тәгалә безгә Үзенең Изге хәдисләрендә мөрәҗәгать итеп әйтә: “Мин гаҗәпләнәм шул кешегә, кем үлемнең хак икәнен белә торып, шатланып йөри. Мин гаҗәпләнәм шул кешегә, кем Бөек Хөкем киләсен белә торып, байлык җыюын дәвам итә. Мин гаҗәпләнәм шул кешегә, кем кабергә керәсен белә торып, күңел ачуын дәвам итә. Мин гаҗәпләнәм шул кешегә, кем үлемнән соң яшәү бар икәнен белә торып, ваемсыз яшәвен дәвам итә”.Әйе, без ваемсыз яшәргә тиеш түгелбез. Безнең кешеләрне, әйткәнемчә, “диниләр”гә һәм “дөньявилар”га бүлеп карау - ахмаклык, бары тик безне юктан бар итүче Раббыбызның камил итеп төзеп биргән “Яшәү кагыйдәләре”н үтәп яшәргә тиешбез, әгәр барыр урыныбыз хәерле урын булуын теләсәк. Ә кем инде Аллаһының гәзаб утыннан курыкмый икән, үзе теләгәнчә яши, чөнки кешене җәннәткә керергә бер кем дә мәҗбүрләми. Аллаһы һәркемгә сайлау мөмкинлеге бирде.