Хәдис: «Белгән нәрсәгезне башкаларга өйрәтегез, җиңеллекне ихтыяр кылыгыз, авыр итмәгез, сөендерегез, укучыларны вә башкаларны нәфрәтләндермәгез; берегезнең ачуы килсә, тик торсын!» ШӘРЕХ
Бу хәдис шәриф тәгълим вә тәрбия ысулында төп канун булырга тиешле. «Җиңеллекне ихтыяр кылыгыз!» дигән сүздән «авыр итмәгез!» дигән мәгънә аңлашылса да, әһәмият бирелсен вә игътибарсызлык кылынмасын өчен, Рәсүлүллаһ «авыр итмәгез!» дигән сүзне аерып әйтергә ләзем күргән.
Рәсүлүллаһ хәзрәтләре: «Гыйлем өйрәтегез!» - ди, ләкин җиңел кылып, авыр рәвештә түгел, укучыларны шатландырып, күңелләрен күтәреп, ихласларын сүндермәс вә гыйлемгә нәфрәт иттермәслек рәвештә укытырга боера. Гыйлем өйрәтүчеләрнең, күңелләре тараюлары вә гасабилашулары сәбәпле, ачулары килүе мәгълүм. Хәтта дөньяда ин гасаби вә тар холыклы адәмнәрнең мөгаллимнәр булуы - тәҗрибә белән беленгән хакыйкать. Ачу килү сәбәпле бу вакытта берәр тиешсез сүз ычкындыру вә яки нинди булса да тиешсез бер эш эшләү мөмкин булганлыктан, Рәсүлүллаһ т