Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

Нәрсә ул шөкер?

Оглавление

ХӘДИС


"Бер кеше үзенә игелек кылучы кешеләргә шөкер кылмаса, Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылмаган булыр".

ШӘРЕХ

Моннан максат – дөрес булган сыйфатлар белән генә, арттырмыйча мактау булып, бик артык уздырып мактау түгел.

Бәндәләр тарафыннан булган нигъмәтләр һәм хезмәтләр бәрабәренә шөкер итү тиешле эш икәнлеге бу хәдис шәрифтән аңлашыла. Кирәк бәндәләргә һәм кирәк Аллаһыга шөкер итүдә кимчелек кылуның сәбәбе – нигъмәт кадерен белерлек гыйлем булмау һәм гафиллек.

Күп кешеләр нигъмәтнең кадерен белсәләр дә һәм аның бәрабәренә шөкер кылу лязем эш икәнлеген аңласалар да, шөкернең үзен белеп җиткермәгәнлектән "Аллаһыга шөкер" дигән сүз шөкер була һәм нигъмәт бәрабәренә кылыначак шөкер шул "Аллаһыга шөкер" дигән сүз белән үтәлә дип уйлыйлар. Хәлбуки, шөкер "Аллаһыга шөкер" яки "Әлхәмдүлилләһ" дигән коры сүзләрдән генә түгел, бәлки Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрне үз урыннарына сарыф кылудан гыйбарәт.

Шулай ук, бәндәләргә карата булган шөкер дә "Рәхмәт" дигән сүздән генә түгел, бәлки чын күңел белән якын күрү, хәтер калдырырлык эшләрнең һәрберсеннән саклану белән була.

ХӘДИС

"Кешеләрдән бер нәрсә дә сорама, хәтта атланып яки арбада барганда камчың җиргә төшсә – алып бир әле – дип шуны да кешегә кушма, үзең төш тә ал!"

ШӘРЕХ

Ягъни, һәркем үз эшен үзе эшләргә һәм ялкауланып, кешегә салынып тормаска тиеш. Бәрәкәтсезлекнең иң зур сәбәпләреннән берсе кешеләр өстенә салыну икәнлеге тәҗрибәләр белән мәгълүм.

Рәсүлүллаһның: "Төшкән камчыңны алып бирергә дә кешегә кушма!" – дигән сүзен балалар тәрбиясендә кулланырга һәм аларны яшь вакытларыннан башлап эшкә гадәтләндерергә тиешле.

Алар үз урыннарын үзләре җәйсеннәр һәм үзләре җыйсыннар, үз бүлмәләрен үзләре җыештырсыннар, чынаякларын үзләре хәзерләсеннәр һәм үзләре юып куйсыннар, башкаларга ышанып тормасыннар. Башка эшләрендә дә шулай кылырга гадәт итсеннәр.

Миллионер кызлары булсалар да мондый эшләрдән киреләнергә өйрәнмәсеннәр, ата-ана байлыкларын үз байлыклары дип белмәсеннәр, мирас малларына ышанып тормасыннар. Үзенең маңгай тире яки акыл һәм зиһен хезмәтеннән башка булган ризыкны ашау бары тик бер зарурәт һәм мәҗбүрлек сәбәпле генә булырга, һәрбер бала киләчәк көн өчен үзенә генә ышанып торырга һәм үзе табып ашарга әзерләнергә тиеш.

"Үз кулыңнан килгән эштә башкалардан ярдәм сорама!" сүзе һәр өйдә һәм һәр гаиләдә катгый төп канун булырга тиеш.

РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН