Совет чорында яшәгән һәр кеше хәтерли торгандыр, әгәр үзләрен мөселман итеп санаган татарлар бала тугач Ислам шәригате таләбләрен үтәп балага исем куштырса, яисә яшьләргә никах укытсалар, аларны һичшиксез төрле җәза органнарына чакыртып иза чиктерә иделәр. Бигрәк тә кем имам вазыйфасын үз өстенә алган булса.
Ә менә берәр кеше вафат булса һәм аның 3 сенә; 7 сенә; 40 ына һәм елына атап мәҗлесләр уздыруга беркайчан да каршы килмәделәр.
Сәбәбе нидә мөхтәрәм җәмәгать? Сәбәбе шунда, хакимияттә утыручылар Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләрен бик яхшы белә иделәр, кем ислам динендә булмаган гамәл кылса, ул мөселман булып кала алмаганын тамырдан аңлый иделәр. “Кем ислам диненә яңалык кертсә һәм кем шул яңалык белән гамәл кылса, аның кылган гомрәсе дә, хаҗы да, тоткан уразасы да, кылган изгелекләре дә кабул булмый, ул җәядән ук атылып чыккан кебек исламнан чыгып китә”, дигән хәдис моңа дәлил булып тора. Ә инде шәригать кушканча балага исем бирү, яшьләргә никах укыткач, кеше мөселман булып тәрбияләнүе бар. Бу инде хакимияттәгеләрнең тоткан мәсләкләренә туры килми. Кешене кешелектән чыгарырга, гаиләләр таркалсын өчен, хатыннар никахсыз – ирсез балалар тапсыннар өчен, ирләр сәрхүшкә әйләнсеннәр өчен Аллаһы кушканча яшәүдән ваз кичтерү алар өчен бер шарт булып торды һәм тора.
СССР таркалды, без мондый тарихи вакыйгага шатландык та, кайгырдык та.
Шатландык – бер империя җимерелде, халыкларга күпмедер ирек бирелде. Кайгырдык – 70-80 ел буе төзелгән завод-фабрикаларны җимереп, талап, ябып күпме халыкны эшсез-ашсыз калдырдылар. Илне талау хакимияттәгеләр өчен бер хоббига әйләнде, кирәкме-кирәкмиме талыйлар, иң мөһиме алны-ялны белмичә эшләп байлыкны җитештерүчеләргә хезмәт хакы түләргә акча гына калмасын, хакимияттәгеләрнең максатлары шуннан гыйбарәт.
Әйе, Империя җимерелү белән дин иреге дә бирелде, авылларда мәчетләр төзелде, шәһәрләрдә дә “мәчетегез бар бит”, дип әйтерлек мәчетләр пәйда булдылар. Әмма ләкин күп кенә авылларның мәчет ишекләрендә зур йозаклар шактый озак эленеп тордылар, кайберләрендә әле бүген дә Җомгага да йөрүчеләр юк, укып кайткан имамнар авылларда хәзер дә юк. Һәм моңа мөфтияттәгеләрнең эчләре дә пошмый, шулай җайлырак тыныч яшәргә.
Дин иреге бирелгәч тә, дингә сусаган халыкка ислам дине турында укырга әдәбият булмады.
Бу җитешсезлекне тиз арада ислам динен әбиләреннән ишетеп калган сүзләрне китаплар итеп бастырып акча эшләүчеләр, дингә сусаган милләттәшләребезнең миләрен шәригатьтә булмаган төрле имеш-мимешләр һәм бидгать гамәлләр белән тутырдылар. Шул китапларны укыган милләттәшләргә ничек кенә тырышсаң да, шәригать хөкемнәрен аңлатып булмый, чөнки чүп белән тулган чиләккә күпме генә чиста су салсаң да, су читкә генә агып беткән кебек, җыен бидгать белән тулган башлары милләттәшләребезгә шәригать хөкемнәрен кабул итәргә ирек бирми.
Инде мәҗлесләрдә кайбер кешеләр әйтәләр: “Сез шәригать дигән булып юк сүз сөйләмәгез, мәетләрнең 3сен; 7 сен; 40 ын уздыру мәҗлесләре динебезне саклап калды да инде коммунистлар вакытында”, диләр, (Әстагъфируллаһ).
Горчич орлыгы чаклы да җитешсезлек калмады
Коръәндә булмаган, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Сөннәтендә күрсәтелмәгән һәм ислам дине исеменнән кылына торган һәрбер гамәлнең Иблис мәлгун тырышлыгы белән кертелгәненә шик юк. Чөнки Аллаһы Тәгалә: “Ниһаять динегезне камил итеп төзеп бетердем...” (5. 3.), диде. Мөселман кешесенә шушы дөньяда шул камил ислам дине белән яшәп, ахирәттә җәннәтле булыр өчен шәригатьнең бөтен нечкәлекләре Раббыбызның сөекле Пәйгамбәре (с.г.в.) аша тәфсилләп аңлатылды. Горчич орлыгы чаклы да җитешсезлек калмады. Шуның өчен безнең Раббыбыз тарафыннан камил итеп төзеп бирелгән ислам диненә, гарчич орлыгы чаклы да яңалык кертергә хакыбыз юк. Ә Иблис үзенең Аллаһыга биргән вәгъдәсен үтәр өчен мөселманнарның “алларыннан да, артларыннан да, уңнарыннан да, сулларыннан да” килеп төрле кабахәт гамәлләр кылырга өйрәтә. Чөнки аның вазыйфасы мөселманнарны исламнан чыгарып тәмугка төшерү. Инде кайбер милләттәшләребезнең: “Әрвахларның 3: 7; 40 һәм елы уңаеннан аларга атап уздырылган мәҗлесләр динебезне саклап калдылар”, дигән сүзләре – “Динебезне Иблис саклап калды”, дигән мәгънәне аңлата. Бу бик начар сүз, чөнки бу Аллаһыга ширк кату була, ә белгәнебезчә, Аллаһы Раббыбыз ширкне кичерми. Әллә нинди олы гөнаһларны да кичерә Хак Тәгалә, әгәр вакытында тәүбә итсәң. Ә инде Аллаһыга тиңдәш итеп Иблис мәлгунны алган кешене кичерүе икеле. Ислам дине безгә Аллаһы Тәгалә камил итеп төзеп бирде һәм Ул Үзе динебезне саклаучы да.
Аллаһы тарафыннан камил итеп төзеп бирелгән дингә яңалык кертү, ул Раббыбызны ялганчылыкта гаепләү була. Ә Аллаһы Хак Тәгалә әйтә: “Аллаһыга яла ягучыдан да залимрәк кеше булырмы?” (18.15.) Мөхтәрәм мөселман кардәшләрем, мин бу турыда тирән борчылу белән яздым. Чөнки мәҗлесләрдә болай әйткән кешеләр еш очрыйлар. Язуымның максаты кешеләр үзләренең белмәүчелекләре белән кылган изге гамәлләрен югалтмасалар иде, дигән борчылудан гыйбарәт.
Сүземне озынга сузмыйча, барыбызга да кылган изге гамәлләребезне югалтмас өчен, үзебез дә белмичә Аллаһыны ялганчылыкта гаепли торган гамәлләрдән һәм ширктән сакланган хәлдә җәннәтләрне кәсеп итәргә насыйп булса иде дигән догада калам.