Найти тему
Балтаси - Хезмэт

Балтачта бала хокукына бәйле мәсьәләләр буенча бушлай хокукый ярдәм күрсәтелде

Ел саен 20 ноябрь көнне Татарстан Республикасы территориясендә Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне оештырыла.

-2

Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан, район башкарма комитетының юридик бүлеге оештыруында район мәдәният үзәгендә бала хокукына бәйле мәсьәләләр буенча бушлай хокукый ярдәм күрсәтелде.

-3

Чарада районара суд приставлары вәкиле, район социаль яклау бүлеге юристы, адвокат, нотариус, прокуратура, мәгариф идарәсе вәкилләре катнашты.

-4

Алар балигъ булмаган ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның хокукларын яклау мәсьәләләре, шулай ук мәктәптә укучыларның ата-аналарына яки законлы вәкилләренә хокукый ярдәм күрсәтү буенча чыгыш ясады.

-5

Очрашу вакытында бала хокукына бәйле мәсьәләләр, опека һәм балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләргә кагылышлы сораулар яңгырады.

-6
-7
-8


Гөлзидә Газизуллина.

Автор фотолары.