Тел өчен көрәштә тагын бер ел вакыт узып китте. Мәскәүнең карагруһчыл сәясәтенә каршы көрәштә нәрсә оттык та, нәрсә югалттык без
Отышларыбыз:
1. Халыкның азмы күпме миллилеге артты, күзе ачылды.
2. Халыклар “дуслыгының” төшенчәсенә аңлаешлык кертелде.
3. Татар түрләренең, язучымы ул, тарихчымы, депутатмы, әллә инде “көрәштә” алынган Тукай премиясе иясеме..., кемнең кемлеген күрдек, аңладык.
4. КФУ канаты астында Тукай исемендәге татар телле укытучылар әзерләүче Югары мәктәп (татар университеты урынына) эшләп китте.
5. Балалар өчен “Шаян ТВ”, олылар өчен, азмы-күпме татарча дини тапшыруларда булган “Хозур” каналы ачылды...
Югалтуларның күпме булганы әлегә күренми. Аларын кайта-кайта вакыт бизмәннәренә саласылар бар, алары алда әле.