Найти тему
Балтаси - Хезмэт

Малайлар янгын сүндерүче, ә кызлар гимнасткалар булмакчы...

Балтач урта мәктәбенең 2 в сыйныфы укучылары буш вакытларын күңелле һәм файдалы уздыра.

-2

Шушы көннәрдә укучылар сыйныф җитәкчеләре Альбина Әскарова һәм озынайтылган көн группасы тәрбиячесе Лилия Җамалиева белән “Балтач” спорткомлексына һәм янгын сүндерү бүлегенә сәяхәткә бардылар. Балалар спорткомплекста төрле тренажерларда шөгыльләнде, тупка атланып та сикерде. Янгын сүндерү бүлегендә исә янгын турындагы хәбәрләрне ничек кабул итүләре, янгын сүндерүчеләрнең хәбәр алгач, күпме вакытта әзер булуын, янгынны сүндергәндә ниләр эшләргә кирәклеге хакында белделәр. Үзләредә янгын сүндерүчеләрнең костюмнарын киеп карадылар.

-3

Сәяхәттән бик күп мәгълүмат алып кайтыр юлга кузгалгач та, шул хакта гәп кордылар: киләчәктә малайлар янгын сүндерүче, ә кызлар гимнасткалар булмакчы...

-4

-5
-6
-7
-8
-9
-10
-11
-12
-13

Гөлзидә Газизуллина