Бер мөслимә ханым сөйләде моны.
- Минем шәһәр читендәге кечкенә генә бакчамда – җир кишәрлегемдә бер гаилә яши. Үстергән бөтен нигъмәтләремне ашап баралар. Азмы-күпме миңа да кала инде...
- Ул гаиләдән котылып булмыймыни соң? Нишләп үстереп азапланасыз соң ул яшелчәләрне алай булгач?
- Юк шул, котылып булмый. Үзләре китсә генә инде.
- Кешеләр түгелдер ич?
- Юк, күселәр. Сукыр тычканнар дип әйтимме инде. Дөресен әйткәндә, мин ул җан ияләренең исемнәрен дә белмим.
- Әгәр кешегә зыян салса, андый җан ияләрен үтерергә рөхсәт ителгән бит.
Бервакыт Рамил хәзрәт Юныстан “Бакчадагы өебезгә гел кырмыскалар кереп тула, аларны агуларга, үтерергә ярыймы?” дип сорагач, “Әлбәттә, ярый” дигән һәм, әле хайваннарны гына түгел, Аллаһы Тәгалә билгеләгән чикләрне үтсә, хәтта кешене дә үтерергә яраганын искәртеп үткән иде.
- Беләм мин аны. Ишеткәнем бар. Тик кулым бармыйм... Әгәр бер җан иясенең оясын-гаиләсен таркатсаң, үзеңнең ояң-гаиләң таркалыр диләр. Шуннан бик куркам.
P.S. Арабызда менә шундый кешеләр дә бар икән.