Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Берне биш итәбезме

«Балтач шәһәр җирлеге» муниципаль берәмлеге территориясендә гражданнарныӊ үзара салым кертү буенча референдумда тавыш бирү иртәнге 8 дә башланды. 500 сум үзара салым кертүгә ризалык белдерү өчен 4 участок эшли.

-2

1088 номерлы участок К.Маркс урамы, 7 йорт - Балтач урта мәктәбе бинасында, 1089 номерлы участок Нариман урамы, 108 йорт – Балтач гимназияесндә, 1090 номерлы участок Ленин урамы, 45 йорт – Үзәк китапханә бинасында, 1092 номерлы участок Ленин урамы, 154 йорт –«Факел» яшьүсмерләр клубы бинасында урнашкан.

-3

Бюллетеньгә акча суммасы белән бергә иӊ әһәмиятле мәсьәлә - бистә зиратыныӊ коймаларын яӊадан тоту һәм бистәнеӊ 3 җирендә зур ерганнаклар аша салынган күперләргә реконструкция үткәрү мәсьәләсе каралган. Ленин һәм Төзүчеләр урамында җәяүлеләр өчен тротуарлар төзүне дәвамитү дә күздә тотыла.

-4

«Берне биш итү» мәсьәләсендә, ягъни җыелган акча күләменә карап, Республикадан янә дүрт өстәмә өлеш кайту күп проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә, бу бит әле сәдәкәи-җәрия дә, дип аӊлатты бистәнеӊ «Ислам нуры» мәчете имамы Фәрит Зәкиев.

Баш мөхәррир