Яңгул һәм Норма сәхнәләрендә «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестивале лауреатлары чыгыш ясады. Тамашачылар яшь талантларны көчле алкышлар белән каршы алды.
– Без Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Татарстан шәһәр һәм районнарына концертлар белән чыктык, – дип билгеләп үтте конферанс егет.
Оештыручылар әйтүенчә, «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр иҗтимагый оешмасын, Татарстанның башка шәһәр һәм районнарындагы кебек, Балтач та колач җәеп каршы алды. Иң элек Яңгул, соңрак Норма мәдәният йортында йөзләгән яшь артист — фестиваль җиңүчеләре һәм призерлары чыгыш ясады, алар хореография, вокал һәм конферанс номинацияләре буенча үз осталыкларын күрсәтте. Алар арасында безнең якташларыбызның да булуы икеләтә күңелле булды.
Фотоларны һәм видеоязмаларны тулы күләмдә биредә карагыз.