Дусларым арасында аралашканда: “Татар теле үсештә булсын өчен син нәрсә эшләдең, нәрсә эшлисең, нәрсә эшләргә уйлыйсың яисә нәрсә эшләргә була?”, кебек сораулар еш ишетелә башлады.
Шул сәбәпле беренче тәкъдим. Телефоныгызга билгесез кеше шалтыратса: “Әйе, тыңлыйм кем әле бу?”, диегез. “Да” дисәгез, телефон 100 процент урыс телендә сөйли башлый. Әгәр: “Әйе, тыңлыйм сезне” - дип, татар телендә сөйләшсәң, телефоннан 70-80 процент татарча җавап бирәләр. Бары калган 20-25 процентында гына гафу үтенеп, татарча белмәүләрен искәртәләр. Гафу үтенмәсәләр, “ Сез адресыгыз белән ялгышкансыз” диярсез. Бу уңайсызлык тел өйрәнүгә күпмедер микъдарда булса да, игътияҗ тудыра. Без Татарстанда 60 процентка якын. Безнең телне белмәү сәбәпле телсезләргә авырга туры киләчәк.
Икенче тәкъдим. Шушы көннәрдә генә АК БАРС банкыннан: “Сез безнең компаниясеннән даими клиенты, банк эшчәнлеген ничек яхшыртырга була дип (урыс телендә), тәгъдим иттеләр. Мәгълуматларыгызны татар телендә язсагыз, эшегезне дә татар телендә алып барсагыз, мин киләчәктә дә сезнең белән хезмәттәшлек итәрмен дип язып җибәрдем”. Әлегә җавап килмәде. Җавапларын тагында сузсалар, банкны алыштырам. Минем миллионнарым, 40 литрлы алюмин флягага да сыя))). Әйтергә теләгәнем, банклардан, төрле браузерлардан хәзер бик еш шушыңа охшаш тәгъдимнәр килә. Татарча языгыз. Аларга да акча кирәк. Акча дигәндә алар татар телен өйрәнү, куллану гына түгел, халык әйтмешли "чукыначак”ларда. Башка тәкъдимнәрем дә күп. Калганнарын бәлкем әлегә сез дә дәвам итәрсез.
Язмага кайбер комментарийлар:
Салих Сәйдәш Бик дөрес киңәшләр
Ахмат Мофлюхунов Бик яхшы тәкъдим! Мин соңгы вакытларда телефоннан бик күп сөйләшмәсәм дә, бүгенге көннән башлап, иң беренче татар телендә : "мин сезне тыңлыйм" дип әйтәчекмен!
Радик Шакиров Миңа бик ошады бу киңәш, очконнан ялкын горләп китер диләр
Behzat Aktash Минем маил адресемә дә ят телдә хатлар килә, барысына да мин "Тугантелемдә язсагыз җәвар бирермен" дип язып җибәрәм!
Elvira Garipova Мин бер язган идем инде фбда. Реклама белән шалтыртатучыларга, татарча сөйләгез, мин урысча белмим дип берничә тапкыр әйткәләдем. Соңгы вакытта татарча сөйләп шалтыртата башладылар)
P.S. Җәмәгать, бу каналның барлык язмалары да фейсбуктан. Максатыбыз - биредә татар телен популярлаштыру. Хөрмәтле укучы,"ошый" төймәсенә басу һәм каналга язылу белән син дә бу эшкә өлеш кертә аласың.