Бер мөслимә сөйләгән иде:
“Ерак сәфәргә чыгарга туры килде. Аллаһы Тәгаләдән “яхшы юлдашлар насыйп ит” дип сорадым. Менә аэропортта көтү-ял итү бүлмәсендә утырабыз. Шунда күзем җете яшел күлмәк кигән бер ханымга төште, чөнки ул бик озак кымшанмыйча ятты. Янына килдем, хәлен сорадым. “Мин табиб, берәр ярдәм кирәк булса, сорагыз”, - дидем. Күзләрен төбәп кенә карады да, бер кәлимә сүз әйтмәде. Ярар да – юк, рәхмәт тә – юк. Шаккаттым. Мондый каты бәгырьле кеше белән бер бүлмәгә туры килмәсәм иде дип дога кылдым, ачуым килде, хәтерем калды минем аңа. Инде барасы җиребезгә барып җитеп, кунакханә урнаша башладык. Шулай килеп чыкты: мине якташым белән бер бүлмәгә урнаштыру мөмкинлеге юк диделәр. Алты кешелек ике бүлмәдә берәр урын гына калган безгә. Бик күңелсезләндек. Икебезгә ике бүлмәгә урнашырга туры килде. Авыр кичердем бу хәлне, күңел дә төште. Ә бер ай яшәячәк бүлмәмә кергәч бөтенләй өнсез калдым. Караватым теге җете яшел күлмәк кигән ханым белән янәшә булып чыкты. Еладым хәтта. Күпме ялвардым Аллаһка, әмма догам кабул булмады дим. Дүрт-биш көннән тагын еладым. Бу юлы инде сөенечтән. Теге ханым белән шулкадәр дуслашып киттек. Гаҗәеп киң күңелле кеше булып чыкты ул. Аэропорттагы хәлне дә сөйләдем. “Хәтерлим мин сине. Тик сүз әйтер өчен авызымны кыймылдатырлык та хәлем юк иде ул чакта. Күңелемнән генә рәхмәт укыдым. Беләсеңме, синең ярдәм итәм дигән сүзең үк җиңеллек бирде миңа”, - диде.”
Язмага комментарийлар:
Насима Садыйкова Ашыгыч нәтиҗәләр чыгарып куябыз шул кайчак...
Илһам Гали Күз күргән, колак ишеткән һәрбер нәрсә хакыйкать булмый шул. Кеше тану гыйлеменнән да авыр гыйлем юк.
P.S. Җәмәгать, бу каналның барлык язмалары да фейсбуктан. Максатыбыз - биредә татар телен популярлаштыру. Хөрмәтле укучы,"ошый" төймәсенә басу һәм каналга язылу белән син дә бу эшкә өлеш кертә аласың.