Кеше үз тормышында төрле баскычларны үтә, әмма һәр кеше язмышының гомергә онытылмый һәм кабатланмый торган чоры була – ул яшьлек еллары. Ә бу буынның яшьлек еллары комсомол белән бәйле. Үз сафларына миллионлаган кызларны һәм егетләрне берләштергән бу җәмәгать оешмасының төзелүенә быел 100 ел тулды. Безнең районда әлеге күркәм юбилей Сосна җирлегендә башлангыч алды. Хатын-кызлар советы рәисе Фәридә Гатауллина инициативасы белән башлангыч алган юбилей кичәсе мәдәният йортында узды. Өлкәнәя барсалар да, күңелләрендә элеккеге комсомол дәрте сүнмәгән абый-апалар очрашуга шатланып, канатланып килде. Сөйләшер сүзләре, күңелләрендә йөрткән матур хатирәләре, онытылмас мизгелләре бик күп булып чыкты. Мул табыннар артында комсомол җырларын, шигырьләрен кабат күңелләрдә яңартып, вакыт узганы сизелмәде дә. – Эшләп эш тә бетми, вакыт дигәнең дә һәрчак җитми, ә менә бу очрашуга шулай бердәм булып килүегез сезнең әле дә комсомол булуыгызны күрсәтә, – диде чара башланганда Резеда Гаязова.