Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

Гыйбрәтле хәл

 Зиннур Тимергалиев
Зиннур Тимергалиев

Узган атнада Казанга бер туган сеңлемгә кунакка бардым. Үзем белән ике баламны да алдым Арчадан киткән көнне салкын булу сәбәпле җылы киенгән идек. Ә икенче көнендә яхшы гына җылытып җибәрде. Өскә кигән киемнәрне салып Казан буйлап кулга тотып йөрү уңайсыз булу сәбәпле, пакет-сумка эзләп базарга керергә туры килде. Иң беренче булып аш тәмләткечләре сатып утырган сары чәчле ханымга:
-Миңа пакет-сумка сатып бирә алмасыз микән? - дип, үтенечемне белдердем.
Татарча әйткәнне аңламады ханым, рус телендә үтенечемне кабатларга туры килде.
-Башта миннән берәр нәрсә сатып алыгыз, аннары шуларны салып пакет-сумка бирәм, - дип җавап бирде ханым.
Мине кызыктырыр товары юк иде, шуңа күрә аннан бер ара китеп, җиләк-җимеш сатып торган кара тут йөзле егеткә татар телендә кабат үтенечемне әйттем.
-Нигә ул сезгә? - дип сорады. Татарча кебек, тик акцент сизелә.
-Балаларның киемнәрен берәр сумкага салып куясы иде, кулларында тотып йөрү уңайсыз, - дип җавап бирдем.
(татарча сөйләшү дәвам итә)
Егет бер сүзесез кулыма пакет-сумка тоттырды. Акча сузган дием “юк” дип башын селкеде.
-Ага, балалары өчен җан атып йөргән атадан акча ала алмыйм, - диде.
Сөйләшеп киттек, әзербайҗан егете икән. Ул үз телендә, мин татарча, бер кыенлык тоймый аралаштык.
Соңыннан егеткә рәхмәт йөзенгән, бер кило персик сатып алдым. Балаларның да күңеле булды.
Инде атна узды, изге күңелле әзербайҗан егете исемнән чыкмый һаман. Һәм беркайчанда онытмам дип уйлыйм.

-2

Язмага кайбер комментарийлар:

Gulnaz Mohammad Каралар дигэнен шундый мэрхэмэтле шул. Мина да бик еш бушлай пакет, арзанайтып жилэк—жимеш биреп жибэрэлэр.

Айрат Табиб Яулык кигәннәргә алар бигрәктә мәрхәмәтле)

Рашида Ибрагимова Мин купвакыт төрки халыклар белэн татарча сойлэшэ хэм анлашабыз ,алар рэхэтлэнеп үз теллэрендэ сөйли ,рэхмэтле булып калалар

Ayrat Gazizullin Белмим сездэ ничектер, эмма минем, Казанда коннэн-кон шул урта азиялылар б-н кавказлыларнын кубэюенэ, кунел шатлана гына.

Шамил Насретдинов Казанга җәйне белгәнем барган иде. Татарча сөйләшмиләр, хәтта, татарлар үзләре дә. Татарча сорауга, сиңа юләргә баккан кебек багалар, сине, янәсе, аңламаган кебек, яйсә, урысча гына, телен ватып сындырып җавап кайтара. - дигән иде

Зиннур Тимергалиев Мин Казанга килсәм гел татарча эндәшәм башта)).

Роберт Каусаров Зиннур туган! Сезнең кешенең яхшилык эшләгәнен тоеп, ул турда язуыгыз миңа бик охшады һәм шактый мәгълумәт бирде .Һәм дә- татарча сөйләшә башлау зур үрнәк. Бу мөрәҗәгәт иткән кешедә сиңа ихтирам уята! Мин шулай уйлыйм!

Роберт Каусаров Өстәмә: Казанда татарча гына сөйләшәләр дип хабарләшәләр анда булган Уфалылар! Бездә Уфада шундый фикер генә!