Мәдинә апа үз гомерендә бер тапкыр да кияүгә чыкмаган, бала тапмаган. Әмма бүген ул 4 бала, 7 онык һәм 4 оныкчыкның иң кадерле кешесе булып, кадер-хөрмәттә гомер кичерә.
Ничек алай инде ул диярсез? Кечкенә һәм ябык гәүдәле булса да, томлы-томлы китап язарлык язмыш иясе булган Мәдинә апа белән очрашып аралашудан телсез калдым, соклануымны аңлатырга да тиз генә сүзләр таба алмадым. Тормыш юлы турында сөйләгәндә бугазга утырган төерне чак кына йотып, авыр хезмәт баскан иңнәреннән сак кына яратып, болай да бик нечкә күңелен яраламаска тырышып, язмыш битләрен ачам.
– Гаиләдә без ике бала үстек, олысы мин һәм энем Зиннур. 7 сыйныфны бетерүгә, бераз акча юнәтү нияте беләндер инде, әнием мине мех әйберләр тегү фабрикасына эшкә алуларын сорап барды. Ябык булгач, бик шикләнделәр. Әмма мин тырышып эшләдем. Энем Зиннур өйләнде. Гаиләдә эшче көчләр дә артты. Беренче шатлыгыбыз Илфир туды. Әмма киленебез баласын, ирен ташлап чыгып китте. Шушы көннән мин Илфир энем өчен әнигә әйләндем. Икенче хатыны да гомерлек булмады Зиннурның, өч бала белән анысы да ташлап чыгып китте, – дип сөйли Мәдинә апа.
Менә шушы 4 ятим баланы җил-давыл тидерми, бар назын, күңел җылысын биреп үстерә, аякка бастыра, укыта, кеше итә Мәдинә апа.
– Әнием гел “Балаларны ташлап кияүгә чыгып китсәң, аларны кем карар, әтиләре эштә, сабыйлар рәнҗешеннән курык, кызым”, дип әйтә иде. Күземә карап торган балаларны жәлләдем, усал теллеләр “җүнле булса, кияүгә чыгар иде”, дип ярага тоз салганда да, шушы балаларны уйладым, рәнҗешләреннән курыктым, – ди Мәдинә апа күз яшьләре белән.
Илсур белән Гөлнур – Балтачта, Илнур Таузарда йорт салып башка чыккан, Илфир исә төп йортта Мәдинә апа белән яши. Балалар да, кияү-киленнәр дә, онык-оныкчыклар өчен дә бик кадерле кеше Мәдинә апа. Әле үзе дә, сөбханалла, камил акыл белән фикер йөртеп, үз аягында йөри, хуҗалык эшләрендә дә булыша.
Төп йорт килене Фагыйлә апа белән бергә тора башлаганнарына да тиздән кырык ел була икән.
– Апабызны бик хөрмәт итәбез. Аңа рәхмәттән башка сүз юк. Күргән михнәт-газаплары, балалар хакына үз язмышына нокта куеп,аларны аякка бастырганы, әле дә булса ярдәм итеп яшәве өчен без аңа чиксез рәхмәтле, картлыгы сызлануларсыз, рәхәттә үтсен дибез һәм көчебездән килгәнчә бүгенге тормышын бәхетле, куанычлы итәргә тырышабыз, – ди Фагыйлә апа.
Мәдинә апа да бүгенге тормышыннан бик канәгать. Янында өзелеп торучы балалары, балдан татлы онык-оныкчыклар йөгереп йөргәндә ничек итеп бәхетсез булырга мөмкин. Тапкан түгел, баккан ана, диләр. Бик дөрес шул.
Гөлзидә Газизуллина
Редакциядән: Таузар авылында яшәүче Мәдинә Галиулла кызы Галиуллинага 90 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, җирлек башлыгы Шамил Низамиев килделәр, илбашы Владимир Путинның тәбрикләү хаты һәм район хакимияте башлыгының истәлек бүләген тапшырдылар.