27 октябрь көнне 20 илдә һәм 60 төбәктә “Татарча диктант” акциясе узды. Үзенчәлекле акциядә безнең район да катнашты. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә районның оешма-предприятиеләрендә хезмәт куючычылар үз белемнәрен сынады. Диктант язучыларга публицист, нәшир һәм сәясәтче Гаяз Исхакыйның “Көз” әсәре тәкъдим ителде. Ә чит илләр һәм төбәкләр өчен татар язучысы, балалар әкиятләре һәм драма әсәрләре авторы Абдулла Алишның “Нечкәбил” әсәреннән өзек әзерләнгән булган. – Мондый төр акциядә катнашу – үзеңне сынап карау ул. Татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын да тапшырып караганым булды. Мәктәптә, парта артына утырып, бирелеп диктант язу мәктәп чорлары истәлекләрен дә яңарта. Татар телен саклау өчен һәркем үзеннән күпмедер өлеш кертергә тиеш, – ди үзе дә бу көнне диктант язган Мөслим-информ үзәге җитәкчесе Римма Афзалова. “Татарча диктант” акциясен Бөтендөнья татар конгрессы 2016 елдан бирле уздыра башлады. Татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар саны