Найти в Дзене
ТАТАРЧА ЧАТ

Исем мәсьәләсе. Роберт Батуллин

Рабит Батулла фикере:
- Исем мәсьәләсе. Роберт Батуллин. Тапмаганнармы исем? Роберт Миңнуллин. Рафаил Мостафин, Рафаил Сахабиев - тапмаганнармы исем? Мин аларны тәнкыйтьләмим, ләкин менә син Роберт исемле, Рафаил исемле бер интеллигент кешене очратасың икән, сорап торма анаң кем дип, укытучы була. Сорап тормагыз, болар укытучыдан башланда. Имеш аларга колхозник исеме кирәк түгел, Роберто, Рафаэлло кирәк аларга. Бу укытучыларның наданлыгыннан килә. Минем әти-әнием дә укытучы. Аларга үпкәм бар. Шуңа күрә мин Рабит Батулла.
... Зания исемле кызга: “Егетләр белән танышканда, Зания дип әйтмә”, - дидем. Ә нигә? Ул әшәке сүз бит. Зина кылучы дигән сүз. Менә шундый мәгънәсез исемнәр куша күрмәгез берүк. Экзема Сафаргалиева дигән кыз белән танышканым бар. Ул бит кычына торган авыру. Шул кадәр кешеләр алдында оятка калмыйк инде, җәмәгать. Үзебезнең исемнәрне кушыйк.

Язмага комментарийлар:

Сария Шайхлисламова Рафинадлар, кафельлэр, флюслар, реваль+люциялэр бар эле тагын.
Чулпан Гарипова Техниләрне дә очраткан булды...
Эльмира Нуруллина термос дизель маузер)
шамил баһаутдин Ә мин аспирин, юнком исемле ирләрне очраттым.
Римма Гатина Мин бер материал эшләгән идем Татар Исламда бу темага. Зөлфәт хәзрәт Габдуллин кызыклы гына фикерләр әйткән идем.
Василя Рахимова әй кызлар! Шундый исем кушучылар, балага исем кушырга җыенучылар Зөлфәт хәзрәт вәгазен дә, мондагы фикерләрне дә укый дип беләсезме әллә?! Ике ятып бер тешләренә дә керми бит күбесенең. Шыксыз исем, кешедә булмаганча булсын дип әти-әнисенең исемнәреннән иҗекләр алып "оригинал" исем кушыда безнең татар барысын уздыра , кызганыч.
Зөлфия Кадир Батулла дөрес әйтә, ләкин Рабит тә бит саф татар исеме түгел, инглизчә "rabbit" - куян дигән сүз. Инглиз телен аңлаган кешеләр белән танышканда "Мин исемем рабит" дип әйтсәң, көлерләр.