Найти тему
АЛЬМЕТЬЕВСК-ӘЛМӘТ

Әлмәттә чистарту корылмаларына реконструкция башланды

Шәһәрдәге канализация чистарту корылмалары күптәннән реконструкция сорый иде инде. 60 нчы елларда ук төзелгән бу объект мораль яктан да, физик яктан да искергән. Күпме генә тырышып карасалар да, Әлмәт моңа кадәр федераль программага эләгә алмады. Ниһаять, бу көн дә килеп җитте.

Бүген биредә эш кайный
Бүген биредә эш кайный

Соңгы елларда чистарту корылмаларының канализация суларын тиешле дәрәҗәдә чистартып бетерә алмаганлыгы беребезгә дә сер түгел. Кайчакларда җил белән шәһәр өстенә таралган ис якын-тирә микрорайоннарда яшәүчеләрдә зур ризасызлык та тудырды. Хәер, аны район җитәкчелеге моның сәбәбен яшермәде. Бу реконструкциянең нинди дәрәҗәдә әһәмиятле булуын аңлау өчен тагын агым суларның Дала Зәе елгасына төшүен дә искә алыйк. Әлмәт өчен генә түгел, хәтта республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр өчен дә мөһим ул.

– Чынлап та, чистарту корылмалары үз вазифаларын үтәми иде инде. Рәшәткәләре чүпләр уздыра башлады. Химик матдәләр – нитрат, фосфатлар нормадан артып китте. Реконструкциядән соң зур үзгәрешләр булачак. Без гипохлоридтан тулысынча баш тартабыз. Зарарсызландыру ультрашәмәхә нурлар ярдәмендә автомат рәвештә алып барылачак, – диде безгә «Әлмәт-Водоканал» җәмгыяте генераль директоры Илнар Минһаҗев.


Канализация сулары елгага төшкәнче әллә ничә кат эшкәртү уза
Канализация сулары елгага төшкәнче әллә ничә кат эшкәртү уза

Проект агым суларны чистартуда заманча технологияләрне куллануны гына күздә тота. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев әйтүенчә, әлмәтлеләр башта илдәге чистарту корылмаларында булып, аларның эше, нинди җиһазлар, корылмалар кулланылуы белән танышканнар.

– Тәкъдимнәр проект ясаучыларга бирелде. Проектка Европа, Япония, Кореяда эшләнгән җиһазлары кертелде. Бу иң заманча чистарту корылмалары булачак, – дип аңлатма бирде Ленар Фаатович.


Шунысын да искә тәшереп узасы килә, проект-смета документациясен эшкәртүгә «Татнефть» компаниясе 50 миллион сум акча бүлеп бирә. Федераль бюджеттан 1,5 миллиард сумга якын акча бүленә.

Реконструкция эшләре өч елга исәпләнгән
Реконструкция эшләре өч елга исәпләнгән

Быел аның ике этабын башкару планлаштырылган. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, реконструкция барышында да чистарту корылмалары эшләвен дәвам итәчәк.

Бүген биредә 20 дән артык техника, 100 ләп кеше эшли
Бүген биредә 20 дән артык техника, 100 ләп кеше эшли

График бар, хезмәт шартлары тудырылган, эш ике сменада алып барыла. Агымдагы елга бүленгән акчага I чираттагы ике тондыру бассейнын, агым суларны чистартучы беренче аэротенкны реконструкцияләү, яңа механика цехы, рәшәткәләр өчен бина төзү һәм башка эшләр планлаштырылган. Ассызыкланганча, билгеләнгән эшләр вакытында тәмамланачак.

Чистарту корылмаларына реконструкция 6 этапка бүлеп уздырыла. Эш 2018-2020 елларда башкарыла. Федераль бюджеттан барлыгы 1397, 279 миллион сум акча бүленә. 2018 елда 566,9 миллион сум үзләштерелергә тиеш.

Башка яңалыклар белән безнең сайтта таныша аласыз.