Бу атнада Netflix атаклы сәяси драма-сериалның соңгы, алтынчы сезонын чыгарды. Беренче эпизодтан ук күңелне җеназадан соңгы халәт хисе биләп ала. Әйтерсең, син мәрхүмне күмгәннән соң бушап калган йортта йөрисең. Әле яңа гына мәрхүмнең тетрәндергеч монологларын тыңлый идең, ә хәзер ул инде салкын җир куенында. Бу мантыйкка сыеша торган хис: сериалның җелеге булган каһарман – Фрэнк Андервуд – вафат. Президент Фрэнк Андервудның сәяси һәм җисми үлеме Кевин Спейси әфәнденең кино сәнгатендәге вакытлы «үлеме» белән тәңгәл килде. Үрмәкүч сыман сәясмәннең кырык ел капчыкта яткан безләре барыбер тишелде һәм аның кәртләрдән салган корылмасы җимерелә башлады. Спейси үзе дә, Уайнштейн эффектына дучар булып, ничәмә-ничә еллар буена җентекләп яшерелгән серләренең фаш ителүен күрде. Андервудның «өрәге» безне һәр эпизодта эзәрлекли. Андервуд вафат булса да, һәр эпизодта без аның «өрәген» очратабыз. Юк, сурәтен, чагылышын түгел. Аяныч гамәлләренең нәтиҗәсе һәм әйтелеп бетә алмаган васыяте белән кабат һ