Найти в Дзене
ТАТАРЧА ЧАТ

Кунак итә алсак кына - киләләр

Риваять

Үз заманының иң юмарт кешеләреннән булган Тальхә ибн Габдрахманга беркөнне хатыны: “Мин синең абыйларыңнан да әшәкерәк кешеләрне күргәнем юк иде”, - дигән.

Ире аннан: “Ни өчен шулай дисең?” - дип сорагач, хатыны: “ Әгәр баесаң, алар гел синең янда, әгәр фәкыйрлеккә төшсәң, шунда ук юкка чыгалар”, - ди.

Тальхә аңа: “Аллаһ белән ант итәм, бу аларның әдәп саклавыннан. Алар кунак итә алган вакытыбызда гына киләләр, әгәр кунак хакын үти алмавыбызны сизсәләр, борчымаска тырышалар”, - дип җавап биргән.