Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

“Бу гаебемне яшер, Аллаһ та синең гөнаһларыңны яшерер”

Риваять

Мәдинә шәһәрендә яшәүче бер кеше төшендә Мөхәммәд (с.г.с)не күргән. Пәйгамбәребез (с.г.с) аңа: “Мәккәдә шундый-шундый кеше бар. Син аңа әйт, ул җәннәттә минем белән бергә булачак, иншаллаһ”, - дигән.

Мәдинә әһеле Мәккәгә барып әлеге кеше хакында сораштыра башлаган. Әмма халык аның исемен ишетүгә үк йөзләрен читкә борган, чөнки Мәккәнең начар кешеләреннән берсе саналган ул.

Мәдинә әһеле, авырлык белән булса да, аны эзләп тапкан һәм: “Син Аллаһ Тәгалә кабул итәрдәй нинди яхшылык эшләдең?” – дип сораган. Теге кеше: “Күргәнеңчә, минем Аллаһ кабул итәр әле дип өметләнерлек изге эшләрем юк”, - дигән.

Шулай да төпченә торгач, Мәккә кешесе аңа бер вакыйга сөйләгән:

“ Мин өйләнгәндә хатыным башка кешедән көмәнле иде. Ул миңа: “Бу гаебемне яшер, Аллаһ та синең гөнаһларыңны яшерер”, - диде. Мин сабыр иттем, аның бу гөнаһысын яшердем. Аның көмәнле икәнен берәү дә белмәде. Ә бала тугач, кеше күрмәгәндә генә, нарасыйны мәчет ишеге төбенә илтеп куйдым. Бераз вакыт үткәч, “Бала бар монда, бала! Кемнеке икән?” дигән тавыш ишетелде. Кешеләр җыелды. Ә мин бу хәлне күзәтеп тордым. Халык бераз тынычлангач: “Мин, туганнары табылганчы, бу баланың опекуны булам”, - дидем дә, аны өйгә алып кайтып киттем. Хатыным белән без аны тәрбияләп үстердек. Бу хакта беркем дә белмәде. Син – белүчеләрнең беренчесе”.