Әлмәттә талантлы кешеләр яшәвен зурлар гына түгел, балалар да төрле бәйгеләрдә, фестивальләрдә уңышлы чыгыш ясап раслый. Шушы көннәрдә генә Рәис Нәгыймов исемендәге 1 нче музыка мәктәбе укучылары янәдән сөендерде. Кәрим Зарипов укытучысы Ильяс Каенкулов белән Владимир Спиваковның Халыкара хәйрия фондының иң күләмле проекты булган «Мәскәү дусларын каршылый» XV фестивалендә катнашып кайтты. Мәскәүнең иң яхшы концерт мәйданчыкларында үзләренең талантларын күрсәтергә дөньяның төрле илләреннән җыелганнар. Якташыбыз Пушкин исемендәге дәүләт рәсем сәнгате музеенда Англия, Канада, Германия, Чехия, Австриядән килгән балалар белән чыгыш ясый.
– Мин горурланып утырдым. РФ Президенты, Премьер-министр, күренекле мәдәният әһелләренең балаларга теләкләре, мөрәҗәгатьләре җиткерелде. Фестиваль югары дәрәҗәдә үтте. Безнең чыгышка яхшы бәя бирделәр, – диде Ильяс Каенкулов.
Сәяхәт белән бәйле барлык чыгымнарны «Татнефть» компаниясе күтәргән. Мәртәбәле фестивальгә эләгү дә нефтьче