Найти в Дзене
Актаныш-информ

Актанышта җәяүлеләр арта

Агымдагы елның 9 аена районда 247 юл фаҗигасе теркәлгән. Аларда 5 кешенең гомере өзелде, 28 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Әлеге юл фаҗигаләренең 11 очрагы руль артына исерек хәлдә утыручылар гаебе белән килеп чыккан, һәм аларда 3 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, ди район ЮХИДИ хезмәткәре. Алар тарафыннан үткәргән рейдларның нәтиҗәсендә ел башыннан җәяүлегә калучылар саны тагын 114кә арткан. Хөрмәтле райондашлар! Хокук бозып, исерткеч эчемлек кулланган килеш руль артына утыручыларга битараф калмасак иде. Мондый һәр очракның артында кеше гомере икәнен онытмаска кирәк. Үзегезне, якыннарыгызны киләчәктән мәхрүм итмәгез! ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләренең төп максаты штраф салу түгел, ә юлларның иминлеген тәэмин итү. Иртәгәсе үзебездән тора.

Агымдагы елның 9 аена районда 247 юл фаҗигасе теркәлгән. Аларда 5 кешенең гомере өзелде, 28 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды.

Әлеге юл фаҗигаләренең 11 очрагы руль артына исерек хәлдә утыручылар гаебе белән килеп чыккан, һәм аларда 3 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, ди район ЮХИДИ хезмәткәре.

Алар тарафыннан үткәргән рейдларның нәтиҗәсендә ел башыннан җәяүлегә калучылар саны тагын 114кә арткан.

Хөрмәтле райондашлар! Хокук бозып, исерткеч эчемлек кулланган килеш руль артына утыручыларга битараф калмасак иде. Мондый һәр очракның артында кеше гомере икәнен онытмаска кирәк. Үзегезне, якыннарыгызны киләчәктән мәхрүм итмәгез! ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләренең төп максаты штраф салу түгел, ә юлларның иминлеген тәэмин итү. Иртәгәсе үзебездән тора.