Иске Карамалы авыл җирлеге тулы канлы тормыш белән яши. Урта мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, даруханә, авыл клубы, китапханә, ПМК “Мелиорация” оешмасы, почта бүлеге булган Иске Карамалы авылында халыкка дүрт кибет хезмәт күрсәтә. Кибетләрдә азык-төлек белән беррәттән көнкүреш кирәк-яраклары, төзелеш материаллары да сатыла. – Район үзәгендәгеләрдән бер дә ким яшәмибез. Районнан авылга кадәр асфальт юл җәелгән. Җирлектә яшәү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Авыл халкының җәйлектә дә суга интеккәне юк. Урамнарыбыз якты, юлларыбыз уңайлы. Авыл халкыннан үзара салым акчаларының вакытында җыелуы да мөһим эшләрне тиз арада башкару мөмкинлеге бирә. Бу елны җирлектә 781 мең сум күләмендә үзара салым акчасы җыелды, дәүләт бу сумманы тагын дүрткә тапкырлап кайтарды. Иң зур эшләрнең берсе – Яңа Карамалы авылындагы клуб та үзара салым акчалары хисабына ремонтланды. Киров өлкәсенең “Стройсервис” төзелеш оешмасы 900 мең сумлык ремонт эше башкарды. Авыл клубы төзекләндерү өчен