Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Балтач каратэчылары Татарстан командасын югарыга күтәрә

13-14 октябрь көннәрендә кекушин каратэ буенча Ижау шәһәрендә Идел буе федераль округы беренчелеге үтте.
Биредә Кострома, Киров өлкәсе, Удмуртия, Башкортстан, Мари Иле һәм Татарстан республикаларының спортчылары катнашты. Татар стан командасы составындагы 28 спортчының 15 Балтач районыннан иде.

-2

Киеренке көрәштә кумитэ буенча Алинә Якупова, Салих Зарипов, Тимур Хәялиев, Артем Федоров, Әмир Бариев беренчелекне яулады. Әмир Бәзәгетдинов, Алим Гарипов икенче булдылар.

-3

Ката номинаиясендә бертуган Якуб һәм Салих Зариповлар, Әмир Базагутинов – икенче, Әмир Бариев өченче призлы урын яулады.

-4

Балтач районы каратэчылары уңышы белән Татарстан командасы гомуми зачетта икенче урынга лаек булды. Киләчәктә дә каратэчыларга зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, яхшы билгеләргә генә укуларын теләп калабыз.

-5
-6
-7
-8
-9
-10

Ринат Зарипов фотолары.
Язманың тулы варианты белән "Хезмәт" газетасының алдагы саннарында таныша алачаксыз.