Найти тему
Әтнә таңы - Новости

«Яфка» чире яки Хәтимә кулы безгә кирәкме

Марзия апа Шайхиева 17 ел ел авыл советы рәисе булып эшләде, аңа кадәр ферма мөдире, сарык караучы. Әйтергә кирәк, кайда эшләсә дә эшен намуслы башкарды.

Саимә Сабирова, Күлле Киме авылы, ветеран укытучы

Халыкны эше белән дә, үтемле сүзе белән дә җәлеп итә белә иде ул. Апасы Наилә белән әти-әниләре үлгәч, энесе Данилгә (10 яшь), биш сеңлесенә бердәнбер таяныч булып калган алар. Кайдадыр махсус белем алмый Марзия апа, барлык язмышын туган авылы белән бәйли. Үтемле сүз дигәндә, аның искиткеч матур сөйләменә игътибар итми булмый иде. Минем күңелемдә аның “яфка” чире белән бәйле бер вакыйга калган. Балалар үсеп, төрлесе төрле якка таралгач, Марзия апа апасы Наилә белән бер йортта икесе генә яшәп калдылар. Наилә апа чирләп китә, алар икесе Казанга врачка күренергә бара . Врач карый авыруны, диагнозны язып, кулларына тоттырып чыгарып җибәрә. Дару алырга рецепт та шунда бирелә. Аптекадан даруларны алгач, тынычланып, болар кайтып китәләр. Кайткач, тагын бер кат кәгазьләрне барлыйлар. Диагнозны карасалар, анда ниндидер ят чир язылган: “яфка”. Әле чирне куәтләп “ обязательно” дип тә язганнар. Шик юк, чынлап та шушы авыру бар икән. “Обязательно” дип язмаслар иде. Әнә чиргә бер ай срок та куелган. “Фәләнгә фәлән вакыт кына калган икән”, - дигән сүзләрне дә ишеткәннәре бар . Хәзер чират боларга җиткән икән. Гомер чикләнгән, бер ай калган... кара кайгыга бата апа белән сеңел. Шатлыклы хәбәр түгел, туган-тумача, күрше-күлән, дус-иш белән уртаклаша алмыйсың, эчтән ут йотып йөрсәң дә. Бер ай булганда, Наилә апа түзми, участок врачына мөрәҗәгать итә. Кабинетына керә дә, елап җибәрә. “Миндә яфка чире таптылар, бер ай гомерем калган...” ,-дип, врачка диагнозны суза. Кәгазьдән врач Илсөя Сафовна мондый сүзләр укый: “Через месяц явка обязательна”. Документта Казан врачы бер айдан соң тагын бер күренүне таләп итә. Айга сузылган “явка-яфка” чире шунда ук юкка чыга, Наилә апа тынычланып кайтып китә.

Сүзнең башы шүрәле, дигәндәй, юкка гына язылган мисал түгел бу. Кайвакыт “байлыгын яшергән бөлгән, чирен яшергән үлгән”, -дигән гыйбәрәгә саксыз карыйбыз, ә кадерле минутлар үтеп китә, мәсьәләне хәл итәсе килгәндә соң була инде. Бу үзебезне саклый белмәүдән дә, томаналыктан да килеп чыккан бәла-казалар. Тормышыбызда кемнеңдер үз вазыйфасын тиешле дәрәҗәдә башкармаган аркасында килеп чыккан авырлыклар да аз түгел. Анысы минем яки сезнең томаналыкка бәйле түгел, ә урында утыручыларга кагылышлы. “Яфка” чирендә мин үз-үземне гаепли алам: ни өчен вакытында барып, врачка күренмәскә дә, тиешле медицина ярдәме алмаска, ят сүзнең мәгънәсен сорамаска. Ә монда кем гаепле?

Паспорт алыштырде хәләл җефетем. Никахлашуны теркәгән урында хатыны мин түгел. Ниндидер “Саима Галяветдиновна” .Өйләнеп кайткан булмыймы инде бу? Ә мин кем? Минем паспортта ул минем ирем. Шулай итеп паспорт алыштырганда башка хатынга өйләндерделәр минем хәләл җефетне. Кем гаепле дигән сорау туа бу очракта. Эш урынын биләгән, вазыйфасы өчен хезмәт хакы алган берәүне кем дип әйтим инде мин? Ул да “яфка” чире белән авырый микән әллә? Тагын бер мисал.Бертуган апам үлеп китте, мирасы миңа калды. Ә мин, баксаң, аның туганы түгел икән. Аның сеңлесе туу турында таныклык буенча “Саймя”, ә паспортта - “Саима”. Суд торып, көч-хәл белән апамның сеңлесе була алдым. Барлык документларны алыштырырга туры килде. Кем аркасында? Ни өчен шул “белмәмеш” йөрми хатаны төзәтеп, ә мин йөрим? Чөнки кирәк булганда гына документка карыйбыз. Хатаны вакытында күрмибез, төзәтмибез.Ә төзәтә башлаганда теге документ тутыручы инде эштән киткән, я башка эшкә күчкән, аның койрыгын тота алмыйсың. Шулай итеп, кемнеңдер , гафу итегез, наданлыгы аркасында ничәмә ничә ишекне кагырга туры килә.

Каен сеңлемнең исеме ...Мөкәррәмә дип уйлый күрмәгез тагы. Ул документның берсендә - “Мкарламя”. Шушы исемне тел сындырмыйча әйтеп буламы? Борынгы, бик борынгы документлар турында әйтмим дә инде! Минем әниемнең (Хуҗахмәт кызы) атасының исеме төрлечә теркәлгән: “Хузеевна, Хузякаевна, Хузяхметовна”. Хәзерге документларда мондый хаталар була алмый,- дип әйтәсе киләдер кайберләрегезнең. Була шул. Әле генә бер танышым паспорт алыштырды. Яшәү урыны теркәлгән җирдә ул инде кадерле “җан кисәгендә” 1992 елдан ук пропискада икән. Кияүгә аңа 1995 елда чыккан. Кара әле, нинди оятсыз килен, әле малай армиядә, өйләнмәгән, ә ул инде пропискага кергән! “Яфка” чирлеләр бар хәзер дә.

Мин үзем дә, хәләл җефетем дә - сулагайлар. Без мәктәптә укыган чорда сулагайлардан уңагай ясыйлар иде. Кайнатамның сеңлесе Хаҗирә апай балачакта Галимҗанның кулын орчык белән төя торган булган: “Хәтимә (башлангыч классы укытучысы) кулы белән яз. Дөрес итеп яз”. Хәзер дә документ белән эшләүчеләргә закон нигезендә Хәтимә кулы кирәк: “Речей не тратить по-пустому, где нужно власть употребить”.